Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корбан бәйрәме белән!

Мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итте. Ислам динен тотучы әлкилеләрне бу олы бәйрәм белән район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады. "Хөрмәтле мөселман райондашлар! Сезне ислам дөньясындагы иң мәртәбәле, иң мөбарәк һәм мөкатдәс бәйрәм - Корбан гаете белән ихластан тәбриклим. Корбан бәйрәмендә ислам диненә хас булган шәфкатьлелек, кешеләрне ярату, әхлаклылык...

Мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итте.

Ислам динен тотучы әлкилеләрне бу олы бәйрәм белән район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады.

"Хөрмәтле мөселман райондашлар! Сезне ислам дөньясындагы иң мәртәбәле, иң мөбарәк һәм мөкатдәс бәйрәм - Корбан гаете белән ихластан тәбриклим. Корбан бәйрәмендә ислам диненә хас булган шәфкатьлелек, кешеләрне ярату, әхлаклылык кебек асыл сыйфатлар киң чагылыш таба. Мөселманнар бу көнне бер-берсенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә аеруча хөрмәт күрсәтәләр, туганлык хисләрен яңарталар, мохтаҗларга, ятимнәргә шатлык бүләк итәләр. Һәркайсыгызны бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, иман байлыгы, гаиләләрегезгә тигезлек, балалар сөенече, йорт-җирегезгә иминлек, муллык телим",-диелә район башлыгы мөрәҗәгатендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев