Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы әбүнәчеләрен “Татмедиа” АҖнең “Язылган өчен телевизор от!” акциясендә катнашырга чакырабыз

​​​​​​​Хөрмәтле әбүнәчеләр!

 “Татмедиа” АҖ призлары кабат үзләренең ияләрен көтә. 2018 елның икенче яртыеллыгына “Татмедиа”ның өч һәм аннан күбрәк басмасына язылган һәркемне әлеге традицион акциядә катнашырга чакырабыз.

Әбүнәчеләр арасында 15 йон юрган, өч цифрлы фотоаппарат, 32 диагональле  телевизор уйнатылачак. “Татмедиа”ның ким дигәндә өч басмасына тулы алты айга язылып, квитанцияләрнең күчермәләрен Казанга юллагыз. Һәм бу юлы нәкъ менә сезгә бүләкләр отарга насыйп булсын!

Призлар уйнату быелның 24 августына билгеләнгән.

Шуны да искәртик, призлар уйнату нәтиҗәләренең нинди булуына карамастан, Татарстанның һәр районыннан иң зур суммага “Татмедиа” АҖ басмаларына язылган бер әбүнәче бүләк җыелмасына ия булачак.

Акциядә катнашу бер дә катлаулы түгел. Иң башта “Татмедиа” басмалары исемлеге белән танышып чыгыгыз. Бу исемлекне һәм акция турында күбрәк мәгълүматны tatmedia.ru сайтында табарга була. 2018 елның икенче яртысына алты ай срокка  ким дигәндә өч басмага язылырга кирәк. Моны почтада да, интернет аша да (ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яисә Россия почтасы сайтында) эшләргә мөмкин.  Шуннан соң инде язылу квитанцияләре күчермәләрен  яисә язылган өчен онлайн түләү турында компьютерда басылган кәгазьләрне “Акция” дигән билге белән конвертта почтадан 420066, Казан шәһ., Декабристлар ур., 2 адресы буенча яисә podpiska@tatmedia.ru электрон почтасына юллагыз.

Һәр подписка чорында байтак әбүнәчеләребез “Язылган өчен телевизор!” акциясендә катнашалар. Анда приз откан һәм иң зур суммага “Татмедиа” басмаларына язылган өчен бүләккә ия булган райондашларыбыз хакында язып торабыз. Акциядә  күбрәк әбүнәчеләребез катнашсын иде. Бу юлы бәхет нәкъ менә сезгә елмайсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев