Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы  имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлый

Бүген мөселманнар көтеп алган Рамазан ае башланды. Шул уңайдан әлкилеләргә район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев котлауларын җиткерә.

“ Әссәләәмү галәйкм үә рәхмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Рамазан ае башлану белән ихластан котлыйм! Коръәндә әйтелгән: “Ий, иман китергән бәндәләр, сездән алда килеп-киткәннәргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды. Бәлки, сез шаять тәкъва булырсыз? (Бәкарә сүрәсе, 183 аять). Рамазан безне мәрхәмәтле, игелекле булырга өйрәтә, күңелләребезне тәрбияли.

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде. Аллаһ исемен зикер итеп, күңелләребез белән бары Коръәнгә, иманга ашкынып үткән Рамазан ае савапларын күрергә язсын. Рамазан ае мөбарәк булсын!”–диелә Ирек хәзрәт Сәләхиевнең тәбрикләвендә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев