Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Сабан туе 16 июньдә үтәчәк

​​​​​​​Шулай итеп, район Сабан туе көне билгеләнде – ул 16 июньдә, шимбә көнне узачак.

 

Бу хакта район башлыгы Александр Никошин үз фәрманын чыгарды. Сабан туен үткәрү комиссиясе дә расланды.

Татар халкының милли бәйрәме Сабан туе быел да гадәттәгедән бераз соңрак үткәрелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аны Ураза ае тәмамлангач уздыру турында (республика районнарында – 16-17 июньдә)  Указ чыгарган иде.

Милли бәйрәмебез бездә бик җайлы көнгә билгеләнгән. Сабантуй  алдыннан 15 июнь Ураза бәйрәме буларак ял көне санала. Димәк, елга бер килә торган бөтенхалык бәйрәменә кайтучылар күбрәк булыр. Ә Сабан туе күп кунаклар белән бигрәк тә кызык һәм җанлы уза. Бәйрәмнән соң тагын бер көн ял булу да бик җайлы.

Билгеле,  Сабан туе үткәрүнең мәшәкатьләре бик күп. Аңа әзерлек эшләре  башланды инде.

Гомер-гомергә милли бәйрәмебез күмәк көч, уртак тырышлык белән үткән. Быел да бу эшкә күпләр үз өлешен кертер дип ышанабыз. 

Район Сабан туе бу юлы да традицион бик матур урында –“Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере янындагы үзәнлектә узачак. Моның белән бәйле шатлыклы хәбәрне дә җиткерәбез. Көн яңгырлы булса да, бәйрәм җиренә бару-кайту куркынычы юк хәзер. Сабантуй урынына бару юлына ныклы итеп таш юл түшәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев