Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы суды кыргый киндер үсентеләре, ягъни “каннабис (марихуана)” наркотигы саклаган өчен 28 яшьлек егетне хөкем итте

Быел гыйнвар аенда район эчке эшләр бүлекчәсенең җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре Базарлы Матакта 1990 елгы егетнең фатирында тентү үткәргәндә кыргый киндер үсентеләре табып алалар.

Экспертиза моның наркотик матдә – “каннабис (марихуана)”, ягъни  составында наркотик матдәләр булган киндер үсентесе икәнлеген раслый.

Егет әлеге киндер үсентеләрен узган елның августында җыйган булган. Ул моны  аңлы рәвештә, наркотик матдәләрне законсыз кулга төшерү (приобретение), аннан аларны үзе куллану максаты белән эшләгән. Наркотиклы үсентеләрне өендә законсыз саклаган.

“Каннабис (марихуана)” исә Россия Федерациясендә әйләнеше тыелган наркотик матдә санала.

Район суды утырышында егет үзенең гаебен тулысынча таныды. Әлеге җинаять эшен җентекләп карап, гаепләнүченең шәхесе турындагы мәгълүматларны исәпкә алып, суд аны җәмгыятьтән изоляцияләмичә дә төзәлүе мөмкин дип тапты һәм бер елга иреген чикләү җәзасын билгеләде.

Лилия Шәфикова,

судья ярдәмчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев