Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы хезмәт алдынгылары Казанда “Уңыш бәйрәме”ндә катнаштылар

Үткән атнада Казанда узган авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендә район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты. "Уңыш бәйрәме"нә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев, "ВостокЗернопродукт" АҖ комбайнчысы Олег Серягин, "Хузангай" ҖЧҖ директоры Евгений Чугунов, инвесторы Иван Казанков, Чуаш Борнаеннан КФХ җитәкчесе Юрий...

Үткән атнада Казанда узган авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендә район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты.

"Уңыш бәйрәме"нә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев, "ВостокЗернопродукт" АҖ комбайнчысы Олег Серягин, "Хузангай" ҖЧҖ директоры Евгений Чугунов, инвесторы Иван Казанков, Чуаш Борнаеннан КФХ җитәкчесе Юрий Тяминов, "Үзәк Әлки" территориаль идарәсе директоры Рафаэль Гыйльметдинов, Әхмәттән КФХ җитәкчесе Фәнис Бакиров, "Салман" дуңгызчылык комплексы җитәкчесе Алла Петрова, "… Әлки" территориаль идарәсе директоры Искәндәр Хәйруллин, "ВостокЗернопродукт" АҖ агрономы Марс Сәгыйров бардылар.

"Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында узган бәйрәм тантанасында катнашучылар аралаштылар, республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар. Хезмәт алдынгылары каршында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады, аларга олы рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев