Әлки районында электрикларга эш арткан
Әлки "Энерготехсервис" җәмгыяте эшчеләре күптән түгел Иске Салманда яшәүче фермер Рамил Насыйбуллинның терлекләр фермасын электрлаштырдылар. Хәзер исә егетләр ремонтланып килүче Яңа Салман клубында эшлиләр. Алар шулай ук Базарлы Матакның Филиппов урамында төзелгән ятимнәр өйләрен дә электрга тоташтыралар. Бу эшләрне зур тырышлык һәм җаваплылык белән электрчылар Зәйдуллин Илнур, Хисмәтуллин Фаил һәм...
Әлки "Энерготехсервис" җәмгыяте эшчеләре күптән түгел Иске Салманда яшәүче фермер Рамил Насыйбуллинның терлекләр фермасын электрлаштырдылар.
Хәзер исә егетләр ремонтланып килүче Яңа Салман клубында эшлиләр. Алар шулай ук Базарлы Матакның Филиппов урамында төзелгән ятимнәр өйләрен дә электрга тоташтыралар. Бу эшләрне зур тырышлык һәм җаваплылык белән электрчылар Зәйдуллин Илнур, Хисмәтуллин Фаил һәм бригадирлары Җәләлов Булат башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев