Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Сабан туен хәвефсез үткәрү чараларын күрәләр

Сабантуй бәйрәмен хәвеф-хәтәр ямьсезләмәсен өчен алдан ук саклык чараларын күрергә кирәк. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең 1 июньдә үткән утырышында әнә шул хакта сүз барды. Утырыш эше белән район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев җитәкчелек итте. Район янгын часте җитәкчесе Вячеслав Шалдымов милли бәйрәм үтәсе көндә көчәйтелгән режимда эшләүләрен...

Сабантуй бәйрәмен хәвеф-хәтәр ямьсезләмәсен өчен алдан ук саклык чараларын күрергә кирәк.

Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең 1 июньдә үткән утырышында әнә шул хакта сүз барды. Утырыш эше белән район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев җитәкчелек итте. Район янгын часте җитәкчесе Вячеслав Шалдымов милли бәйрәм үтәсе көндә көчәйтелгән режимда эшләүләрен әйтте. Сабан туе җирендә ике янгын сүндерү машинасы кизү торачак. Бәйрәм мәйданында ачык ут белән эш итүчеләрдән (шашлык кыздыручылар, казан асучылар) беренчел янгын сүндерү җиһазлары булу таләп ителә.

Бәйрәмне имин үткәрү буенча әзерлек чаралары турында төрле хезмәтләрнең мәгълүматын тыңлагач, Әсхәт Сәгъдиев Сабантуй көнне һәр авылда җаваплы кешеләр билгеләү бурычын куйды. Ул-бу була калса запас су тоту зарурлыгына басым ясады. Гомумән, җәйге чорда һәр йортта су запасы булдыруны гадәткә кертергә кирәк диелде.

***

Алда торган бәйрәмнәрне - Сабан туен, Россия көнен имин үткәрү буенча алда торган бурычлар террорга каршы район комиссиясендә тикшерелде.

Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды. Анда район прокуроры Руслан Гыйзәтов та катнашты.

Тикшерелә торган мәсьәлә буенча иң башта район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Вячеслав Яковлев чыгыш ясады. Ул әлеге бәйрәм көннәрендә бүлекчәнең көчәйтелгән режимда эшләячәген хәбәр итте. Шулай ук авыл җирлекләре башлыкларыннан бәйрәмнәрдә ирекле халык дружиначыларының кизү торуын оештыруны сорады.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина, янгын часте начальнигы Вячеслав Шалдымов, "Таттелеком" ААҖнең Әлмәт зона элемтә узелы начальнигы Ринат Зарипов бәйрәмнәрне хәвефсез үткәрү буенча тиешле чаралар күрелүен хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев