Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Алпар авылында яңа мәчет төзү буенча җыен үткәрергә җыеналар

Агымдагы елның 3 декабрендә Биектауда алпарлыларның зур җыены булып узды. Анда авылыбыздан чыккан гади эшчеләре дә, эшмәкәрләре дә, җитәкчеләре дә, лаеклы ялдагылары да катнашты. Җыен Алпар авылында яңа мәчет салуга багышланган иде. Мәчет төзү мәсьәләсенә җыендагыларның берсе дә битараф калмады, күпләр җанлы чыгыш ясадылар һәм катнашучыларның барысы да мәчет төзелешенә...

Агымдагы елның 3 декабрендә Биектауда алпарлыларның зур җыены булып узды.

Анда авылыбыздан чыккан гади эшчеләре дә, эшмәкәрләре дә, җитәкчеләре дә, лаеклы ялдагылары да катнашты. Җыен Алпар авылында яңа мәчет салуга багышланган иде. Мәчет төзү мәсьәләсенә җыендагыларның берсе дә битараф калмады, күпләр җанлы чыгыш ясадылар һәм катнашучыларның барысы да мәчет төзелешенә мөмкин булганча ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр. Кайберәүләр шунда ук шактый суммада өлешләрен дә биреп җибәрделәр.

Шундый ук җыен 2016 елның 17 декабрендә көндезге сәгать 10 да Алпар мәктәбенең актлар залында булачак. Җыенга Алпар авылының барча балигъ булган гражданнары һәм Алпарның районда яшәүче уллары һәм кызлары чакырыла. Көн тәртибе бер генә. Ул да булса авылыбызда яңа мәчет төзү. Һәр кешегә үз фикерен һәм тәкъдимен әйтергә мөмкин булчак. Алпарыбызның киләчәгенә битараф булмаганнар барысы да килер дип өметләнәбез. Авылыбызда халыкны үзенә тартып торучы мәчет булырга тиешлегенә беркем дә каршы булмас дип уйлыйбыз һәм барыгызны да көтеп калабыз.

Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле авылдашлар!

Мәчетнең имам-хатыйбы: Р.Гатауллин һәм оештыру комиссиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев