Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында волонтерлар өлкән яшьтәгеләргә, ялгызларга һәм авыруларга ярдәм итә

5 декабрьдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә. 

Волонтерлар – түләүсез эшләп, кешеләргә ярдәм итүчеләр. 
Районыбызда 86 волонтер исәпләнә. Алар арасында төрле уку йортларында белем алучы студентлар, эшче яшьләр, мәдәният хезмәткәрләре, эшмәкәрләр бар. Бүген, коронавирус пандемиясе чорында кертелгән чикләүләр шартларында – волонтерлар хезмәтенә ихтыяҗ аеруча зур.  Алар ялгыз яшәүче өлкәннәрнең хәлләрен белешәләр, кибеттән ашамлыклар, башка кирәк-ярак товарлар, аптекадан дарулар сатып алып кайтып бирәләр. Күбесе бу эшләрдә үз автомобильләрен файдалана.
Үз хезмәтләре өчен берни дә сорамаучы бу игелекле кешеләргә бик күпләр ихлас күңелдән рәхмәтләрен җиткерә. 
Бәйрәм белән сезне, волонтерлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев