Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының «Форпост» командасы – зона спартакиадасында иң яхшысы

Районның «Форпост» отряды команда зачетында зона спартакиадасында 1 урын һәм аркан тарту буенча 1 урын алды.

Безнең егетләр һәм кызлар «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләренең икенче зона спартакиадасында Чистай шәһәренең Комсомол дружинасы әгъзасы Александр Вотяков истәлегенә багышланган күчмә кубокка ия булдылар.

Алар шәхси зачетта да яхшы чыгыш ясадылар. Аграр көллият студенты Салават Сәгаутдинов –перекладинада күтәрелү буенча икенче урында. Базарлы Матак мәктәбе укучысы Ильяс Садыйков йөгерү һәм ату буенча беренче урыннар, автомат җыю һәм сүтү буенча өченче урынны алды.  Карен Насыйбуллин гранат ыргыту буенча 1 урын һәм гер күтәрү буенча 2 урын алды. Аграр көллият студенты Екатерина Жигулина – автомат җыю һәм сүтү буенча беренче, гранат ыргыту буенча икенче.

Командабызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев