Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәхәббәтне саклый белергә дә өйрәнәсе бар шул...

Районыбызда соңгы вакытта аерылышулар бик нык артты. Бигрәк тә яшь гаиләләр еш таркала. Нигә соң җәмгыятьнең нигезе булган гаилә шундый тотрыксызга әйләнде? Яшьләр өчен аның абруе төштеме? Гаилә тормышына бөтенләй әзерлексез киләләрме әле егетләр-кызлар? Никахлашуның ир белән хатынга нинди зур җаваплылык йөкләвен аңлап бетермиләрме? Ничек кенә булмасын, яшь гаиләләргә игътибарны...

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә узган әлеге очрашуга әле быел гына гаилә корган яшь парлар килгән иде. Юрий белән Лилия Максимовлар, Илсур һәм Эльвира Зәйнуллиннар - һәммәсе үзебезнең район егет-кызлары. Шунысы да сөендерә, алар районда урнашып калырга ниятләп торалар. Барысы да районыбыз өчен кирәкле һөнәр ияләре. Илсур урман хуҗалыгында эшли, Эльвира - Базарлы Матак урта мәктәбе укытучысы, район үзәге педагогларының волейбол җыелма командасында да уйный.
Ә Максимовлар чын-чынлап катнаш гаилә икән.
-Бездә татар, чуаш, молдован милләтләре кушылган хәзер,-ди Лилия.
-Нинди милләттән булу әһәмиятлеме соң, иң мөһиме - безнең үзара мәхәббәтебез,-дип өсти Юрий.
Лилия белән Юрий никахлашканчы өч елдан артык Казанда бергә яшәгәннәр. Нишлисең, язылышканчы ук бер түбә астында яшәү дә яшьләр арасында шактый киң таралган күренеш бүген. Юрий районда полициягә эшкә урнашырга җыена, ә Лилия шәхси эшмәкәрдә тегүче булып эшли.
Зәйнуллинннар да, Максимовлар да әлегә әти-әниләре белән яшиләр. Алга таба йорт төзеп үз ояларын кору ниятләре дә бар. Бүген бит авылда яшәүче яшь белгечләр һәм гаиләләр өчен тораклы булуның берничә уңайлы һәм отышлы программасы эшләп килә. Яшьләргә әнә шул программаларда катнашырга киңәш бирделәр.
Мәхәббәткә, үзара аңлашу һәм хөрмәткә нигезләнгән гаиләләр генә бәхетле һәм озын гомерле була. Гаилә нык булсын, акыллы, тәртипле балалар үстерә алсын өчен ир белән хатынга тагын күп сыйфатларга ия булырга, байтак нәрсәләргә өйрәнергә кирәк әле. Күңелле туйлар узып, гаилә тормышы белән яши башлауга әллә никадәр олы һәм вак проблемалар килеп чыга бит тормышта. Гаилә көймәсе көнкүрешкә бәрелеп чәлпәрәмә килде, дигән сүз юктан гына барлыкка килмәгәндер. Билгеле, яшьләрнең гаиләне яклый торган законнарны, шулай ук үз хокукларын һәм бурычларын белеп торуы да бик кирәк. Очрашуда чыгыш ясап, гимназиянең җәмгыять белеме укытучысы Резедә Сабирова әлеге кануннарны яшь парларга бик тәфсилләп аңлатты, һәр сорауларына җентекле җаваплар бирде. Яшьләр дә, очрашуда катнашкан бүтән кешеләр дә зур игътибар белән тыңлады Резедә ханымны. Никахлашу һәм аерылышу тәртибе, никах шартнамәсе төзү, ир белән хатынның бер-берсе һәм туасы балалары каршында җаваплылыгы, алимент түләтүнең нечкәлекләре - боларның барысын да белеп тору беркемгә дә артык түгел шул. Аерылышулар, алиментлар артыннан йөрергә генә туры килмәсен. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Рузалия Сафина да әнә шул фикерне алга сөрде.
-Үзебездә язылышкан парлар күңелгә якын булып калалар, аларның алдагы тормышы белән кызыксынып, күзәтеп торабыз,-ди Рузалия ханым.-Яңа туган бәбиләрен теркәргә килгәч алар белән шатланабыз. Тик менә аерылышу хакында гариза тотып килүчеләр дә байтак шул. Гаиләләр таркалуга, балаларның ятим калуына йөрәк бик әрни. Менә бу ел башыннан бирле 101 никахны законлы теркәсәк, 53 пар инде аерылышты. Һәр ике гаиләнең берсе таркала дигән сүз бит бу. Яшьләр, бер-берегезне аңларга тырышып, авыр вакытларда юл куешып яшәргә өйрәнегез Шул чагында гына гаиләгездә үзара ышаныч, мәхәббәт яшәр, балаларыгыз бәхетле булып үсәр.
Фәридә Яруллина һәр кешенең үз әти-әнисен хөрмәтләп карарга, шулай ук балаларын матди яктан тәэмин итеп, әйбәт тәрбия биреп үстерергә бурычлы булуын искәртте, яшь парларны гаиләләрен сакларга, сабыр, түземле булырга өндәде.
Гимназия ашханәсендә кунаклар өчен чәй табыны да әзерләгәннәр иде. Өстәл янында мәхәббәт, гаилә кыйммәтләре турында эчкерсез әңгәмә дәвам итте.
-Мондый очрашулар тагын оештырылса, безгә хәбәр бирергә онытмагыз әле. Дусларыбызны да алып килер идек. Күпме файдалы мәгълүмат ишеттек, бергә рәхәтләнеп аралаштык,-диеште яшьләр.
-Яшь гаиләләр өчен мондый кичәләрне һичшиксез дәвам иттерәчәкбез. Киләсе очрашу гыйнвар аенда булырдыр, мөгаен. Район газетасы аша хәбәр бирербез, белдерүләрне күзәтеп барыгыз,-диде Фәридә Госмановна.-Алдагы дәресләргә тагын да күбрәк яшьләр килер дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев