Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наркотикларга каршы акция дәвам итә

12-23 ноябрьдә Татарстанда "Кайда үлем белән сату итәләр - хәбәр ит!" бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең икенче этабы уза.

12 октябрьдән бирле республика халкыннан (843) 274-31-03, 274-30-30 һәм 273-43-45 номерлары буенча телефоннан хәбәрләр кабул ителә.
Беркемгә дә сер түгел: наркоконтрольнең һәм гади гражданнарның уртак тырышлыклары белән генә наркотиклар китерә торган коточкыч бәлагә каршы торып булачак. Кайчагында шундый катлаулы ситуацияләр була, кешене курку һәм икеләнү биләп ала, һәм күпләр кая мөрәҗәгать итәргә, кемнән киңәш сорарга, үзләрендә булган мәгълүматны кем белән уртаклашырга икәнен дә белмиләр.
Нәкъ менә шуның өчен Наркоконтроль идарәсе "Кайда үлем белән сату итәләр - хәбәр ит!" акциясе үткәрә. Аның төп максаты - наркоманлык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше проблемасына халыкның игътибарын җәлеп итү. Әлеге акция кысаларында һәр кеше "кайнар линия" телефоны буенча аноним рәвештә Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча РФ Федераль хезмәтенә (ФСКН) һәм эчке эшләр органнарына файдалы мәгълүмат җиткерә ала.
Моннан тыш, республика халкы сәламәтлек саклау, мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары белгечләренә, шулай дини һәм җәмәгать оешмалары вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алалар.
ФСКН Идарәсенең Чистай районара бүлегендә дә тәүлек әйләнәсе "кайнар линия" телефоны эшли: (8-84342) 5-27-31.
Хәбәрләрне Идарәнең Интернет-кабул итү бүлмәсендә … ведомство сайтында да калдырырга була.
Сез җиткергән мәгълүмат дөньяны чистарак, тормышны иминрәк итәргә ярдәм итәчәк!
Шылтыратыгыз, сезнең мөрәҗәгатегез игътибарсыз калмас!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркомания