Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табигать тә зурлады милли бәйрәмебезне

Халкыбызның ямьле бәйрәме Сабан туе нәкъ менә безнең Әлки төбәгеннән башлангыч алган дияргә дә нигез бар. Безнең якта Сабан туе уздыру хакында районыбызның Иске Салман авылында табылган кабер ташына теркәлгән. Әлеге ташка 1292 ел дигән дата куелган. Ул заманнардан бирле Сабан туе бик күп үзгәрешләр кичерде, билгеле. Әмма аның асылы...

Халкыбызның ямьле бәйрәме Сабан туе нәкъ менә безнең Әлки төбәгеннән башлангыч алган дияргә дә нигез бар. Безнең якта Сабан туе уздыру хакында районыбызның Иске Салман авылында табылган кабер ташына теркәлгән. Әлеге ташка 1292 ел дигән дата куелган.
Ул заманнардан бирле Сабан туе бик күп үзгәрешләр кичерде, билгеле. Әмма аның асылы үзгәрми. Сабан туе халкыбызның иң яраткан, көтеп алган бәйрәме булып кала. Аны инде татарлар гына түгел, республикабызның башка милләт вәкилләре дә үз итте.
Районыбыз Сабан туе елдан-ел яңа бизәкләр белән баеп, күркәмрәк һәм матуррак уза, дисәк, бер дә арттыру булмас. Аны үткәрү урыны да бит табигать тарафыннан махсус булдырылгандай җайлы һәм гүзәл. Быел бәйрәм үткәрү өчен һава торышы да гаҗәеп уңайлы - аяз, җылы булды, кояш кыздырып та тилмертмәде.
Сабан туена килгәндә тау башында туктап, бәйрәмнең җете төсләренә, халыкның күплегенә сокланып карап тордык. Әлкилеләргә һәм кунакларга ярышларда катнашу өчен дә, рәхәтләнеп ял итү, дус-туганнарың белән аралашу өчен дә бөтен мөмкинлекләр тудырылган иде Сабан туенда. Ашаган белми, тураган белә, ди халык мәкале. Сабан туен әзерләү, тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен күпме кешенең көче, хезмәте керде. Бәйрәм чыгымнарын күтәрүгә, призлар фонды булдыруга якташларыбыз Фоат Вәлиев, Айрат Хәйруллин, шулай ук районның оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләре матди ярдәм күрсәттеләр. Рәхмәт аларга!
Сабан туен ачу тантанасында ясаган чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин да моңа басым ясап үтте, бәйрәмне үткәрүгә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт җиткерде. Александр Федорович авыл хезмәтчәннәренең язгы кыр эшләрен уңышлы төгәлләвен әйтте, районыбызның төрле тармакларында ирешелгән уңышларын билгеләп үтте. Ул бәйрәмдә һәркемнең рәхәтләнеп ял итүен, күңел ачуын, көчен-җитезлеген сынап каравын теләде.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Чабаксар шәһәреннән килгән делегация җитәкчесе Максим Семенов та халыкны Сабан туе белән тәбрикләделәр. Районның имам-мөхтәсибе Ислам ага Шәйхетдинов бәйрәмдә катнашучыларга ихлас теләкләрен җиткерде.
Сабан туенда авыл хуҗалыгы уңганнары, оешма-предприятиеләрнең алдынгы хезмәткәрләре мәйдан түренә чакырылып хөрмәтләнделәр. Игенчелектә һәм терлекчелектә фидакарь хезмәт куючы бер төркем райондашларыбызга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыкларының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Районыбыз мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне күңелле һәм ямьле итү өчен бик күп көч куйдылар. Җырчыларыбыз һәм биючеләребез, сүз осталарыбыз көне буе халыкның күңелен ачтылар, ял иттерделәр. Казан артистлары чыгышларын да тамашачылар яратып карады.
Билгеле инде, Сабантуй мәйданында күңелле уеннар, ярышлар тынып тормады. Олысы да, кечесе дә уеннарда актив катнашты, җиңүчеләр бүләк алды.
Бер сүз белән әйткәндә, Сабантуй һәркемгә күтәренке кәеф, дәрт, бәйрәм рухы бүләк итте. Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте, халык аннан күтәренкелек һәм канәгатьлек белән таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев