Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташбилгедә яшәүчеләр авылларын бәйрәмгә бик тырышып бизәгәннәр быел

Җирлек советы биек чыршы кайтарып бастырган, аңа төрле уенчыклар, лампалар элгәннәр. Мәктәп, клуб эшмәкәрләре кардан әкият геройлары, җанварлар сыннары ясаганнар. Бигрәк тә Алсу Сафина (клуб директоры), Гүзәлия Зәйдуллина, Алсу Сафина (мәктәп пешекчесе) ул сыннарны бик оста ясыйлар икән. Рияз Идрисов, Айрат Хәйруллин, Булат Нуруллин үз өйләрен гирляндалар белән шундый итеп...

Җирлек советы биек чыршы кайтарып бастырган, аңа төрле уенчыклар, лампалар элгәннәр.

Мәктәп, клуб эшмәкәрләре кардан әкият геройлары, җанварлар сыннары ясаганнар. Бигрәк тә Алсу Сафина (клуб директоры), Гүзәлия Зәйдуллина, Алсу Сафина (мәктәп пешекчесе) ул сыннарны бик оста ясыйлар икән. Рияз Идрисов, Айрат Хәйруллин, Булат Нуруллин үз өйләрен гирляндалар белән шундый итеп бизәгәннәр, хәзер кич җитүгә аларның өйләре аллы-гөлле төсләр белән балкый. Авылдагы башка учреждениеләр биналарына да бәйрәм төсмере бирелгән.

Ә Самат белән Гөлүсә Минһаҗевларның үз шатлыклары. Әле яз аенда гына кушылып гаилә корган яшьләр дәүләт ярдәме белән өй салып кергәннәр. Яңа 2017 елны алар өр-яңа өйләрендә каршы алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев