Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төрмә төзәтсә генә…

Әле яңа гына 27 яшен тутырган Артем Усановның биографиясе криминалга гаять бай. Егерме яшендә инде ул урлашкан өчен суд каршына баса. Аннан кабат бер-бер артлы җинаять кылулар, хөкем ителүләр… Чаллы шәһәрендә туган, хәзер Казанда яшәүче егет күп вакытын безнең районда, туганнары торган Садиково авылында үткәрә. Әлеге авыл халкы байтак зыян...

Быел 6 август төнендә А.Усанов, Садиководагы бер хуҗалыкка үтеп кереп, мунчадан зур чуен казан, яшелчә бакчасыннан тутыкмас материалдан эшләнгән су савыты, алюмин кәстрүл, берничә бидон, чуен таз һәм казаннар урлап чыга. Йорт хуҗасына ул 3070 сумлык зыян китерә.
Әмма карак урланган малларны "урнаштырып" бетерергә өлгерми, оперативниклар аның эзенә төшәләр. Артем Усанов кабат суд каршына басты. Район суды, аның гамәлләрендә җинаятьләр рецидивын, ягъни күп тапкырлар җинаять кылуын исәпкә алып, Усановны җәмгыятьтән изоляцияләмичә төзәлү юлына бастыру мөмкин түгел, дигән карарга килде. Артем 2 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хөкем срогын ул каты режимлы колониядә узачак.
Тимер рәшәткә артында утырганда егет, ниһаять, үткән юлына әйләнеп карап, яшьлек елларын заяга, алай гына да түгел, кешеләргә зыян, рәнҗү китереп үткәрүен, яшәү рәвешен тамырдан үзгәртергә кирәклеген аңлар, ялгышларын төзәтүгә беренче адымны ясар бәлки…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев