Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлда кешеләр зыян күрмәсен

2012 ел төгәлләнү белән "2006-2012 елларда юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыру" максатчан федераль программасының гамәлдә булу вакыты да бетте һәм аның буенча йомгаклар ясалды.

Әлеге программада юл-транспорт һәлакәтләрендә үлем-җитемне 2004 елга караганда бер ярым тапкырга киметү максат итеп куелган иде. Федераль һәм республика максатчан программаларының гамәлдә булу чорында министерстволар һәм ведомстволарның көчләрне берләштереп, уртак тырышлык белән эшләве нәтиҗәсендә 2012 елда Әлки районы территориясендә юл-транспорт вакыйгаларының 2004 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 57 процентка кимүе күзәтелде) (2012 елда кешеләр зыян күргән 23 юл-транспорт вакыйгасы булды, ә 2004 елда 40 авария теркәлгән иде). Юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 50 процентка кимеде (2012 елда юлда 6 кешенең гомере өзелде, 2004 елда 12 кеше һәлак булган иде). Аварияләрдә төрле җәрәхәтләр алучылар саны исә 57 процентка кимрәк булды (2012 елда 27 кеше зыян күрде, 2004 елда 47 кеше яраланган иде).
Бу ел башыннан бирле районыбыз территориясендә 2 авария булды, анда 2 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды.
Әлбәттә, юлларда хәвефсезлекне арттыру юнәлешендә без алга таба да зур эш алып барачакбыз. Юлларда иминлекне тәэмин итү ЮХИДИ инспекторларыннан гына түгел, рульгә утырган һәр кешедән дә тора, билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГИБДД