Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урман гүзәлен сатып алыгыз

Тиздән Яңа ел. Бәйрәм алдыннан өйләребезне, урамнарыбызны матур итеп бизәү, чыршылар кую гадәткә кергән. Әйләнә-тирәнең купшыланып, ямьләнеп китүе кәефләрне тагын да күтәрә. Күпләр инде Яңа ел чыршысы урнаштыру хакында кайгырта да башлады. Ә чыршыны каян алырга соң? Бу сорау белән без Әлки урманчылыгы җитәкчесе Евгений Васяйчевка мөрәҗәгать иттек.

-Безнең урманчылыкта ел саен Яңа ел бәйрәменә дип йөзләрчә төп чыршы һәм нарат агачлары үстерелә. Бәйрәм алды көннәрендә чыршы базарлары оештырабыз.
Яңа елның төп бизәге булган чыршыны кыйммәт түгел бәядән сатып алу өчен аерым кешеләргә һәм юридик затларга "Әлкиурман" оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул Базарлы Матакның Крайнов урамында 171 нче йортта урнашкан. Яңа ел чыршылары махсус документлар буенча сатыла. Ә безнең хезмәткәрләр чыршыларның законлы төстә алынганлыгын раслаучы квитанцияләрне тикшерәчәк.
-Чыршыны базардан сатып алу кулай. Аны урманнан законсыз төстә кисеп алып кайтучыларга күп тапкыр артыграк бәя түләргә туры киләчәк бит?
-Әйе, чыршы-наратларны урманнан яки юл буе полосаларыннан рөхсәтсез кисеп алу катгый тыела. Яңа ел алдыннан һәр елны "Чыршы" операциясе үткәрелә. Анда безнең урманчылык белгечләре һәм полиция хезмәткәрләре катнаша. Закон бозучылар бер урман гүзәлен кискән өчен 1100дән 1300 сумга кадәр түләп урманга китергән зыянны капларга тиеш булсалар, моның өстенә аларны административ штраф та көтә. Ул гражданнар өчен 3-4,5 мең сум, вазыйфаи затларга - 20-40 мең сум, ә юридик затларга 50-150 мең сум тәшкил итә. Әгәр китерелгән зыян суммасы 5 мең сум һәм аннан да күбрәк булса, чыршы урлаучыга карата җинаять эше кузгатылачак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев