Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Участковый авылда үз кеше

Олег Николаевич Лычников полиция участок инспекторлары арасында иң тәҗрибәлесе, ул менә унҗиде ел инде район авылларында яшәүчеләрнең законлы хокукларын саклый, тәртип һәм кануннарны бозучылар белән көрәшә.

Олег Иске Матакта, бик тырыш һәм тәртипле гаиләдә туып үсә. Аның әтисе Николай ике улына да үрнәк булып, аларны чын ир-егет итеп тәрбияләргә тырыша. Урта мәктәпне тәмамлагач егет Казанга китеп, ветеринария институтына укырга керә. Исәбе - шушы өлкәдә белгечлек алып, туган ягына кайту һәм авыл хуҗалыгында эшләү. Ләкин, югары уку йортын тәмамлагач, язмышында текә борылыш булып ала - Олег армия хезмәтен шул ук шәһәрдә - башкалабызда урнашкан 5561 нче частьтә үтә башлый.
-Без Эчке эшләр министрлыгы полкы составында хезмәт итеп, җәмәгать тәртибен сакладык. Институтта уку чорында Казанны белеп бетергән, шәһәргә бик ияләшкән идем, биредә хезмәт итү дә авыр булмады,-дип искә ала Олег Николаевич.
Армиядә хезмәт итү вакыты бик тиз үтеп тә китә. Районга әйләнеп кайткач, егет авыл хуҗалыгында эшләү хыялының тормышка ашмаячагын аңлый: туксанынчы еллар уртасы, колхоз-совхозлар таралып беткән, терлекчелек тармагында эшләр мөшкел, хезмәт хаклары да айлап түгел, еллап түләнми. Шуның өстенә ике ел эчке эшләр структурасында хезмәт иткән егетне район милициясенә эшкә чакырып торалар.
-Озак уйлап тормадым, ризалаштым мин, комиссия үттем дә, 1 марттан участок милиционеры булып хезмәт итә башладым,-ди Олег.
Егетне райондагы иң зур һәм катлаулылардан саналган Чуаш Кичүе участогына билгелиләр. Яшьлеккә хас энергия һәм омтылышлар белән башлап җибәрә ул яңа эшен. Тиз арада Чуаш Кичүе, Әхмәт, Йолдыз авылларында яшәүчеләр белән танышып чыга, кем нинди уйлар белән яши, шуны аңларга тырыша. Халык та яшь милиционерны әйбәт кабул итә. Олег әйтүенчә, ул вакытта милиционер формасына ихтирам зур була, кешеләр аңа ышаналар. Шулай ике ел хезмәт иткәч, аны тагын да катлаулырак участокка - Юхмачы зонасына күчерәләр. Биредә ул 1997 елның августыннан хезмәт итә башлый, халыкка якын булу, бөтен нәрсәне контрольдә тоту өчен гаиләсе белән шунда торып эшли ул.
-Авыл халкын тәртипле дип санасак та, кешеләр арасында төрлесе була. Олег Николаевич, ниндирәк җинаятьләр белән очрашырга туры килә участок инспекторына?-дигән сорауга болай дип җавап бирде ул:
-Әйе, нигездә авыл кешесе законга буйсынып яши, җинаять кылуның начар гамәл икәнен күңеленә сеңдергән. Шулай да хокук тәртибен бозу очраклары гел булып тора. Авыл җирендә бу нигездә кеше милкен урлау: шәхси хуҗалыклардан бөртек, фураж, металл ватыгы итеп тапшырырлык нәрсәләр, терлек. Исерек килеш бәйләнешеп китеп башка кеше сәламәтлегенә зыян китерү, хәтта үтерү очраклары да булгалый. Гаиләдә чыккан җәнҗаллар да кайчак полиция катнашыннан башка гына тынмый. Төрлесе була инде, эшсез торырга туры килми.
Бер участокта 15 ел эшләп, Олег Николаевич биредә яшәүчеләрне бик яхшы белеп бетергән, билгеле. Юхмачылылар үзләре дә аны үз иткән. "Ул бит һәркем белән аралаша, иренеп тормый, өйләргә дә керә, яше-карты белән уртак тел табып сөйләшә,"-диләр Юхмачы авыл җирлеге советында да.
Олег Лычниковның тырышып хезмәт итүе эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге тарафыннан төрлечә хуплана, полиция өлкән участковыеның күп санлы дәүләт бүләкләре шул турыда сөйли. Ул "Милиция отличнигы" билгесенә дә ия, төрле дәрәҗәдәге медальләр белән дә бүләкләнгән. Ә күптән түгел аңа ТР Эчке эшләр министры Артем Хохорин кул куйган Мактау грамотасы тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МВД