Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ял көннәре кими

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәр турында" Татарстан Республикасы законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты имзалады. Хәзер республикада җирле бәйрәм ял көненә туры килгән очракта аның өчен өстәмә ял бирелмәячәк. Документта әйтелгәнчә, "ял көне бәйрәмнән соң килүче эш көненә күчерелә" дигән сүзләр законда...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәр турында" Татарстан Республикасы законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты имзалады.

Хәзер республикада җирле бәйрәм ял көненә туры килгән очракта аның өчен өстәмә ял бирелмәячәк. Документта әйтелгәнчә, "ял көне бәйрәмнән соң килүче эш көненә күчерелә" дигән сүзләр законда хәзер "ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми" дигән сүзләргә алыштырыла.

Татарстанда бүтән россиялеләр билгеләп үтми торган дүрт эш көне булмаган бәйрәм бар. Бу Республика көне (30 август), Татарстан Конституциясе көне (6 ноябрь), даталары ай календаре буенча үзгәреп торучы Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме. Быел ТР Конституциясе көне якшәмбегә туры килә, дүшәмбедә өстәмә ял булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев