Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярамаган җирдә тарту кыйммәткә төшә

Тәмәке тартучыларга карата таләпләр тагын да кырысланды. Аерым бер территорияләрдә, биналарда һәм объектларда көйрәтү тыела хәзер. Әлеге кагыйдәгә буйсынырга теләмәүчеләр түгәрәк кенә сумма штраф түлиячәк. "Гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтененнән һәм тәмәке тарту тәэсиреннән саклау турында" федераль закон кабул ителү белән бәйле рәвештә кертелгән әлеге үзгәрешләр 15 ноябрьдән законлы көч алды.

Тәмәке тартуның саулыкка нинди зур зыян салуы хакында хәбәрдар булмаган кеше юктыр, мөгаен, бүген. Белә торып үзен никотин белән агулаучыларның күп булуы бик аяныч, билгеле. Үзен үзе кызганмый икән инде, тик бит бүтәннәрне тәмәке төтене сулауга дучар итәргә беркемнең дә хакы юк. Яңа закон нигездә әнә шуны күздә тота да.
Шулай да, кайда тәмәке тартырга ярамый соң? Бу хакта без район эчке эшләр бүлегенең административ закончалык үтәлеше буенча өлкән инспекторы Раилә Насыйбуллинадан белештек.
-Закон нигезендә, хәзер эш урыннарында, шулай ук мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау учреждениеләре территорияләрендә, торак йортлар подъездларында, автовокзалларда, аэропортларда, балалар мәйданчыкларында, автозаправка станцияләрендә тәмәке тарту тыела,-ди Раилә Идрисовна.
-Эш урыны биналарында, хастаханәдә, клубларда, поликлиникаларда һ.б. тәмәке тартырга рөхсәт ителмәве аңлашыла. Ә биналарның тышкы ягында тартырга ярыймы?
-Әлеге биналарның эчке ягында гына түгел, алардан ким дигәндә 15 метр ераклыкта ачык һавада да тәмәке көйрәтү тыела. Әйтик, мәктәп ишегалдында я булмаса поликлиниканың болдырында тәмәке тарту шулай ук законга каршы.
-Ярамаган урында тарткан өчен нинди җәза яный?
-Рөхсәт ителмәгән җирдә тәмәке тартучыларга 500дән 1500 сумга кадәр штраф салу каралган.
-Раилә Идрисовна, үз территориясендә кешеләрне тәмәке төтененнән аралау-саклау буенча җитәкчеләргә дә билгеле бер җаваплылык йөкләнәдер бит?
-Әлбәттә. Тәмәке тарту өчен махсус урыннар булдыру буенча закон таләпләрен үтәмәгән өчен вазыйфаи затлар бюджетка 20 меңнән алып 30 меңгә кадәр, ә юридик затлар 50 меңнән 80 мең сумга кадәр түлиячәк. Алар тәмәке тартуны тыю турындагы билгене урнаштыру таләпләрен үтәмәгән өчен дә җавапка тартылырга мөмкин.
-Белүебезчә, балаларны, үсмерләрне тәмәке төтене тәэсиреннән саклауга аеруча зур игътибар бирелә?
-Әйе, балигъ булмаган балаларга тәмәке саткан өчен гражданнарга 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 30 меңнән 50 меңгә кадәр, ә юридик затларга 100 меңнән 150 мең сумга кадәр штраф каралган. Ә балалар мәйданчыкларында тәмәке көйрәтүчеләргә 2-3 мең сумнарын чыгарып салырга туры киләчәк. Шулай ук үсмер балаларны тәмәке тартырга җәлеп итүчеләргә 1 меңнән 2 мең сумга кадәр штраф яный. Әгәр әти-әниләре баланы бу начар гамәлгә өйрәтә икән, аларга 2-3 мең сум түләргә туры киләчәк.
Шуны да исегезгә төшерик, тәмәке тартуны чикләү турында закон быелның 1 июненнән үк көченә кергән иде. Ул чагында документның кайбер положениеләр генә гамәлдә булып, кагыйдәләрне бозучыларны әлегә штрафка тартмаганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев