Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яратабыз сине, газиз әниебез!

Мине – бердәнбер баласын әнием өзелеп ярата иде.

Рузалия Фәтхетдинова, Югары Әлки:


–Әнием Минзәвәр Галим кызы Сабирова совет чоры кешесе, бик актив, тырыш, үз эшенә бирелгән хатын иде. Татар Мулла авылында күп балалы гаиләдә туган, үги әни кулында үскән ул. Техникумда укып агроном булган. Кияүгә чыкса да, әти белән никтер озак яшәмәгәннәр. Мине 9 яшемә чаклы әбием үстерде. Әниемне ул чор таләбе белән төрле авылларга күчереп эшләттеләр – аның Ташбилгедә, Хурадада, Үргәгарда, Салман якларында агроном булып эшләгәнен хәтерлим. Аннары район партия комитетына инструктор итеп куйдылар. Һәм без район үзәгендә яши башладык. Ә 1970 нче елларда әнием авыл советы рәисе булып эшләде. Яшь, матур, чая, уңган хатын иде, үзен кияүгә чакыручылар да булды. Әмма кызым үги ата белән үсмәсен дип тормышка чыкмады. Гомере кыска булды әнкәемнең – 1976 елда озак авырып та тормыйча, яман чирдән вафат булды ул.
Мине – бердәнбер баласын әнием өзелеп ярата иде. Эше җаваплы, күп вакытны ала, шуңа бик уңайсызлана иде ул. Кечкенәдән мөстәкыйль итеп үстерде, бөтен эшкә өйрәтергә тырышты. Инде үзем күптән дәү әни булсам да, бик сагынам әнкәемне. Аның агроном чагында авылыбызга тарантаска җиккән атта кайтулары әле дә күз алдымда...

Людмила Желтухина, Базарлы Матак:


–Минем бабам Игнатны Совет властен кабул итмәгән өчен гаиләсе белән Архангельск якларына сөргәннәр. Әнием Федосьяга нибары 6 яшь булган. Туган авылы Югары Матакка ул үсеп җиткән кыз булып әйләнеп кайта. Искиткеч чибәр булган әнием – сап-сары калын толымлы, зәңгәр күзле, шаян холыклы, җор телле... 
Әтием - Бөек Ватан сугышыннан яраланып, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнеп кайткан  Дмитрийга кияүгә чыгып 8 бала табып үстергән әни – дүрт кыз, дүрт малай без. Гаҗәеп мәрхәмәтле, йомшак күңелле  иде әнкәй, дус кызларым кызыга иде миңа: кая телим, шунда җибәрә, беркайчан ачуланмый, кул күтәреп сукканы булмады. Бакчада чәчәкләр үстерә иде – аның дәлияләре шундый матур иделәр. Иң яраткан телетапшырулары да “Хайваннар дөньясында” һәм “Сәяхәтчеләр клубы” иде, аларны бөтен эшебезне ташлап гаиләбез белән бергәләп карый идек. Безне үз үрнәгендә тәрбияләде әниебез. Теләсә нинди эшне бергәләп көлә-көлә эшлибез дә, урам тутырып җырлый-җырлый өйгә кайтабыз! Әни дөньяны яңгыратып көлә иде! Бөтенләй инде җитдилек юк иде аңарда. Әмма безне тиешенчә тәрбияләде, әти белән тырыштылар, күбебез югары белем алдык. Бик ярата идек без аны. Әнкәйне соңгы юлга сигез баласы гына түгел, 23 оныгы, 4 оныкчыгы озатты. Әниләрне һич кенә дә югалтасы килми дә бит, нишлисең... Яратабыз сине, газизебез Федосья Игнатьевна, һәм бик сагынабыз!

Юрий Ензаев, Чуаш Борнае:


–Әнием Валентина Георгиевна Яковлева башлангыч сыйныфлар укытучысы. Лаеклы ялга чыкса да, эшләвен дәвам итә. Яшь чагында бу һөнәрне бик белеп сайлаган ул, чөнки балаларны ярата, аларны аңлый белә. Әниемнең укучылары мәктәпне тәмамлагач та аны олы хөрмәт белән искә алалар.
Кечкенәләрне генә түгел, гомумән кешеләрне ярата әни: ул безне - өч баласын гына түгел, сеңелесенең ятим калган ике кызын да тәрбияләп үстерде, гаиләсенә иренең картаеп, ялгыз калган апасын да сыйдырды. Оныкларын инде әйткән дә юк – алар өчен өзелеп тора, гел тәмле ризык белән сыйлый.
Әниемә мин бик рәхмәтле. Ул хәзер дә тормышта терәгем – киңәше, хуплау сүзләре белән генә түгел, үз эшемне башлап җибәргәндә матди яктан да ярдәм итте. Без бер авылда яшибез, моны үзем өчен зур бәхет саныйм. Әнием, бәйрәм белән! Озын гомерле булып, һәрчак янәшәбездә яшәсәң иде. Синең барлыкны тою безгә көч бирә, син горурланырлык итеп яшисе, эшлисе килә. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев