Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

400 меңләп татарстанлы иминиятләштерүчесен алыштырырга булган

Үткән елда бер миллионнан артык кеше Пенсия фондында сакланган пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерүне сорап гариза биргәннәр. Ә менә киресен эшләүчеләр саны 11 меңнән аз гына артыграк. Гаризалары буенча уңай карар кабул ителгән гражданнарның тупланмалары дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчереләчәк. Әмма кайбер гаризалар буенча карар тискәре булган. Сәбәп...

Үткән елда бер миллионнан артык кеше Пенсия фондында сакланган пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерүне сорап гариза биргәннәр. Ә менә киресен эшләүчеләр саны 11 меңнән аз гына артыграк.
Гаризалары буенча уңай карар кабул ителгән гражданнарның тупланмалары дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчереләчәк.
Әмма кайбер гаризалар буенча карар тискәре булган. Сәбәп берничә, кайберләрендә гражданнар алыштырырга теләгән иминиятләштерүчене дөрес күрсәтмәгәннәр яисә бер гариза тапшырылганнан соң икенчесен язганнар.
Хәзерге вакытта Пенсия фонды үзләренең пенсия тупланмалары белән идарә итү ысулын үзгәртергә теләгән гражданнарга хатлар җибәрә. Барлык сораулар белән Пенсия фондының теләсә кайсы төбәк органына яисә 8-800-510-5555 телефоны аша "кайнар линия"гә мөрәҗәгать итәргә була.
Идарә итү компаниясе сайлау турында моңарчы бер тапкыр да гариза язмаган гражданнар алга таба да иминият кертемнәренең (тарифның 6 проценты күләмендә) хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә җибәрелүен теләсәләр, аларга 2015 елның 31 декабренә чаклы идарә итүче кампания һәм фонд сайлау турында гариза тапшырырга кирәк.
Шулай итеп, пенсиянең тупланма өлешенең 6 процентлы тарифын сайлыйсыз икән, сезгә идарәче компанияне яисә дәүләтнеке булмаган фондны да сайларга туры киләчәк. Шул ук вакытта идарәче компания яисә дәүләтнеке булмаган фонд сайлау яисә алмаштыру белән беррәттән пенсия тупланмасын алга таба формалаштырудан баш тартырга мөмкин. Моның өчен хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен финанслаудан баш тарту һәм барлык иминият керемнәрен индивидуаль тариф буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлешенә җибәрү турында гариза язарга кирәк.
фото www.murom.info сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев