Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

АКЫЛГА КИЛЕРГӘ ВАКЫТ ИНДЕ

Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең төп бурычларыннан берсе - биредә исәптә торучы затларның яңадан җинаятьләр һәм хокук бозулар юлына басуын булдырмау. Практика күрсәткәнчә, җинаятьләрне башкару ничек кенә әйбәт оештырылмасын, бу әле кабат җинаятьләр һәм хокук бозулар кылуны кисәтү проблемасын хәл итми. Төзәтү эшләренең нәтиҗәсен ныгыту, хөкем ителгән бәндәләрнең фикер-гамәлләрен уңай якка...

Юхмачы авылында яшәүче Фәнис Хәйруллин 2010 елның сентябрендә караклык өчен хөкем ителгән иде. Аңа хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калу юлы белән ике елга төзәтү эшләре җәзасы бирелде. Шул рәвешле суд Фәнискә иректә калу мөмкинлеге һәм туры юлга басарга шанс бирде. Ә суд билгеләгән бурычларны үтәүнең бернинди дә катлаулылыгы юк. Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе Фәнис Хәйруллинны "Әлки урман" предприятиесенә рамчы итеп эшкә урнаштырды.
Бары тик тырышып эшлә, үзеңне яхшы хезмәткәр итеп күрсәт бит инде. Әмма Фәнис төзәлергә уйламый да. "Әлки урман" предприятиесендә безнең инспекция контролендә җәза срогын үтүнең беренче айларында ук ул үзенә куелган таләпләрне тупас боза башлады. Я эшкә исерек хәлдә килде, я бөтенләй эш урынында күренмәде. Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән өчен Фәнискә карата берничә мәртәбә административ беркетмәләр төзелде.
Фәнис Хәйруллин белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде, тәртибен уңай якка үзгәртмәсә, төзәтү эшләренең кырысрак җәзага алыштырылачагы хакында да кисәтелде ул. Әмма Ф.Хәйруллин акылга утырмады, тәртибен төзәтергә уйламады да. Ул инспекция хезмәткәрләренең үгет-нәсыйхәтләренә колак салмады, эчеп-исереп йөрүен дәвам итте, эшләргә теләмәде, яшәгән җирендә дә аның турында начар фикерләр генә әйттеләр.
Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе Фәнис Хәйруллинга карата төзәтү эшләре җәзасын иректән мәхрүм итүгә алыштыру турында Әлки район судына күрсәтнамә юллады.
2011 елның 22 декабрендә район суды әлеге күрсәтнамәне карап канәгатьләндерде - Фәнис 6 айга ирегеннән мәхрүм ителде. Җәза срогын ул колония-поселениедә үтәчәк. Иректән мәхрүм ителгәч Фәнис бәлки үзенең киләчәк тормышы турында җитди итеп уйланыр һәм нәтиҗәләр ясар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наказание