Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларын мәктәпкә әзерләүче гаиләләр дәүләт ярдәме алды

Бүген, 2 августта, мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләр бер тапкырлы акчалата ярдәм ала башлады. Районда 2 меңгә якын балага 10 мең сум әлеге түләү килеп иреште.

 Мәгълүм булганча, әлеге бер тапкырлы яңа түләү Россия президенты Владимир Путин Указы нигезендә 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, мәктәп программасы буенча укучы затларга бирелә. Баштарак әлеге акча 16 августта бирелә башлар дип ниятләнгән иде. Әмма Владимир Путин яңа уку елына әзерлек турындагы киңәшмәдә түләүне 2 августтан бирә башларга кушты. “Әти-әниләргә бүгеннән балаларын яңа уку елына әзерләргә ярдәм булсын”,–диде дәүләт башлыгы.

Районда Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов әйтүенчә, 10 мең сум күләмендә бер тапкырлы түләүгә районда 2120 бала дәгъва кыла. Түләүләрнең гомуми күләме 21,2 миллион сум тәшкил итәчәк.

–Гаиләләр ниндидер сәбәпләр аркасында акча алуга гариза биреп өлгермәгән булсалар, моны август, сентябрь, октябрь айларында да эшләргә була. гаризаларны Пенсия фонды 1 ноябрьгә кадәр кабул итәчәк,–ди Рәис Галләмов.



Иске Хурада авылында өч бала үстерүче Илюхиннар гаиләсенең исәп-хисап счетына да акчалата түләү дүшәмбе иртән үк килеп җиткән. Гаилә башлыгы Вячеслав Илюхин – “Хузангай” җәмгыятенең алдынгы механизаторы, ә әниләре Наталья Чуаш Кичүе урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта. Аларның уллары Артем быел дүртенче сыйныфка, ә Илья өченчегә бара. Төпчекләре Аняга исә октябрьдә алты яшь тула.

–Президентның балаларны яңа уку елына әзерләү өчен 10 мең сум түләү бирү карары бик кирәкле, бик вакытлы булды. Моны һәр гаилә хуплап каршылагандыр, минемчә. Балаларны мәктәпкә әзерләү бик чыгымлы бит, бигрәк тә хәзер, бәяләр үсеп торганда,–ди Наталья.

Ул үзе ике улына канцелярия товарларын, китап-дәфтәрләрне, мәктәп формаларын сатып алып куйган икән инде.

–Социаль яклау бүлеге быел 1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, безгә зур бүләк ясады – Казанга экскурсия оештырды. Күп балалы күркәм гаилә буларак, диделәр. Без дүрт гаилә башкалада балалар белән циркта булдык, “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә төшке аш ашадык, рәхәтләнеп ял иттек. Шунда бүләк итеп бирелгән 5 мең сумлык сертификатка ике улыма да сыйфатлы матур портфельләр алган идем,–дип сөйли күп балалы әни.

Илюхиннарның тагын бер зур сөенечләре – алар бүген-иртәгәяңа өйләренә күчәргә җыеналар икән. Үз көчләре белән иркен йорт җиткергәннәр, анда инде төзелеш-бизәү эшләре төгәлләнгән диярлек.

–Улларыбызга аталган дәүләт ярдәмен яңа өйдә аларның бүлмәләрен җиһазлауга тотачакбыз. Балалар әйбәт үссен, сәламәт булсын, төпле белем алсын өчен аларга барлык шартларны да тудырырга тырышабыз. Ә мәктәп балаларына матди ярдәм өчен хөкүмәткә зур рәхмәт әйтәбез. Мондый түләү һәр яңа уку елы алдыннан традициягә керсен иде, – ди Наталья Илюхина.



Әхмәт авылында яшәүче Илдар һәм Ләйсән Гыйләҗевлар дүрт бала үстерә. 1 сентябрьдә аларның өч уллары мәктәпкә китәчәк. Камил – сигезенчегә, Алмаз – дүртенчегә, Илшат исә беренче сыйныфка бара.

–Менә бүген иртән исәп-хисап счетыма 30 мең сум акча күчү турында

телефоныма смс-хәбәр килеп төште. Бик шатландык. Балаларны мәктәпкә җыендырганда шулкадәр кирәкле ярдәм бу. Кәгазь-документлар җыясы, гариза биреп йөрисе дә булмады. Пенсия фонды бөтен мәгълүматларны туплап, әзер гариза турында дәүләт хезмәтләре порталы аша хәбәр юллады да, безгә шуның дөреслеген раслыйсы гына калды,–дип сөйләде безгә Ләйсән.

Күп балалы гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәмнән Гыйләҗевлар бик канәгать. Пособиеләр, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә ташламалар – бала үстерүче зур гаилә өчен бөтенесе мөһим, ди алар.

–Узган ел да дәүләт балаларга берничә мәртәбә акчалата ярдәм күрсәтте. Ул акчаларга без балаларга кием-салым, мәктәп әйберләре алдык. Менә быел мәктәп яшендәгеләрнең һәркайсына 10 ар сум түләү килде. Бу аз акча түгел. Шушы атнада ук район үзәгенә я якындагы берәр шәһәргә барып, шул акчага улларыбызга уку әсбаплары, мәктәпкә киемнәр алырга дип торабыз. Олыларының әле узган елгы мәктәп формасы да әйбәт. Балаларыбыз киемнәрен саклап, чиста кияләр, акча кадерен, әйбер кадерен беләләр,–дип уртаклашты дүрт бала әнисе.

–Хәзерге заманда күп бала үстерү авыр, диючеләр бар. Мин моның белән килешмим. Үзебез дә тырышабыз, дәүләт тә ярдәм итә. Шөкер, ишле бала тәрбияләүнең авырлыгын күрмим. Өй тулы бала – өй тулы шатлык. Сәламәт, тәртипле, чын кешеләр итеп үстерә алсак иде үзләрен,–ди бәхетле әни Ләйсән Гыйләҗева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев