Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлекне йортта чалырга ярый

Мал-туарны махсус урында гына чалу турындагы таләпләр шәхси хуҗалыкларга кагылмый. 1 майдан таможня берлегенең "Ит һәм ит продукциясенең хәвефсезлеге турында" техник регламенты таләпләре көченә керде. Аның нигезендә, сату өчен үстерелгән терлек-туар бары махсус урыннарда гына бугазланырга тиеш. Шәхси хуҗалыкларында терлек-туар үстерүче авыл кешеләре борчылмасын - бу таләпләр алар өчен түгел....

Мал-туарны махсус урында гына чалу турындагы таләпләр шәхси хуҗалыкларга кагылмый.

1 майдан таможня берлегенең "Ит һәм ит продукциясенең хәвефсезлеге турында" техник регламенты таләпләре көченә керде. Аның нигезендә, сату өчен үстерелгән терлек-туар бары махсус урыннарда гына бугазланырга тиеш. Шәхси хуҗалыкларында терлек-туар үстерүче авыл кешеләре борчылмасын - бу таләпләр алар өчен түгел. Хуҗалыкта үзләре өчен (промышленность өчен түгел) үстерелгән терлек-туарны һәм кош-кортны авыл кешесе үз йортында чала ала. Мондый итне һәм ит эшләнмәләрен колхоз базарларында сату да рөхсәт ителә.

Азык-төлек базарында сату өчен чалынган терлекнең ите һичшиксез ветеринар-санитар экспертиза үтәргә һәм кләймәләнергә тиеш. Йортыңда чалынып сатуга чыгарылган иткә авыл җирлеге башкарма комитетыннан продукциянең статусын раслаучы белешмә дә булу зарур.

Крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үстерелгән терлекне чалу исә бары тик махсус пунктларда гына башкарыла. Әлеге пунктларда терлекне бугазлаганда дәүләт ветеринария хезмәтенең ветеринар табибы да катнашырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев