Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янәшәбездәге кечкенә кешеләр – балаларыбыз бәхетле булсыннар өчен нәрсә кирәк (СОРАШТЫРУ(

1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелде. Янәшәбездәге кечкенә кешеләр - балаларыбыз бәхетле булсыннар өчен нәрсә кирәк? Алар яклауга мохтаҗмы? Илнең яшь гражданнарын нәрсәдән сакларга-якларга тиешбез? Нәфисә Хөснетдинова, Базарлы Матак урта мәктәбе, педагог: -Кызганыч, әмма балаларны бик күп нәрсәләрдән якларга кирәк бүгенге катлаулы дөньяда. Кыска гына итеп әйтеп бетереп...

1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелде. Янәшәбездәге кечкенә кешеләр - балаларыбыз бәхетле булсыннар өчен нәрсә кирәк? Алар яклауга мохтаҗмы? Илнең яшь гражданнарын нәрсәдән сакларга-якларга тиешбез?
Нәфисә Хөснетдинова, Базарлы Матак урта мәктәбе, педагог:
-Кызганыч, әмма балаларны бик күп нәрсәләрдән якларга кирәк бүгенге катлаулы дөньяда. Кыска гына итеп әйтеп бетереп булырмы икән? Мәсәлән, һәртөрле агрессиядән, явызлыктан. Төрле массакүләм мәгълүмат чаралары шундый явызлык чыганагы булырга мөмкин. Дөнья илләренең үзара тату яши белмәүләре, өлкәннәрнең рухи сукырлыгы, ата-ананың үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәве, балаларга карата җинаятьчел теләк белдерүчеләр. Күрәсең күп нәрсәдән якларга кирәк нәниләребезне. Барысына да гаиләдә нигез салына, кайчак бала хокукларын иң якыннары - әти-әнисе боза: ул-кызларыбызга артык басым ясыйбыз, алар өчен барысын да хәл итәбез, теләкләрен исәпкә алмыйбыз. Баланы теләп табарга, яратып үстерергә кирәк. Моның өчен ир һәм хатын бер-берсен яратырга тиеш. Алар бәхетле булса, бала да бәхетле булыр.
Рөстәм Шәрапов, Юхмачы, әлегә эшсез:
-Балаларым инде үсеп җиттеләр, оныгым бар. Тормыш тәҗрибәм шуны әйтә: яшь чакта балаларыма вакытым җитмәде, дөресен генә әйткәндә барлыкларын да белмәдек. Хәзер бераз үкенәм - үзем дә күпне югалттым, аларга да күп нәрсә бирә алмый калганмын. Хәзер шушы җитешсезлекнең оныгымда кабатланмавын телим - өч яшьлек кечкелдек белән дус булырга омтылам, нәкъ менә миңа - бабасына якынрак булсын иде, дим. Бәхетле булсын өчен балага әти-әни кирәк: кечкенә чакларында да, үскәч тә. Моны без, олылар онытмаска тиешбез.
Евгений Чугунов, "Хузангай" кооперативы җитәкчесе:
-Без әти-әниләр, шуның өчен бит инде - балаларыбызны яклау, саклау, тәрбияләп үстерү өчен. Компьютерга бәйлелектән дә, бәхетсезлек очракларыннан да якларга, шул ук вакытта үзләренә дә мөстәкыйльлек бирергә онытмыйк - тормышта урын табарлык мөстәкыйль булып үссеннәр, карар кабул итә, максатларына ирешә белсеннәр иде. Һәрхәлдә ике кызымны да шундый итеп тәрбияләргә тырышам мин.
Илнур Юсупов, "Каенкай" приюты директоры:
-Хезмәт вазыйфаларымнан чыгып шуны әйтә алам: кайчак баланы ата-анасыннан якларга туры килә. Бездәге балалар башта бик куркынган, ачка "киселгән" булалар. Аларны тынычландыру, нормаль тормышка өйрәтү өчен күп айлар кирәк була. Психолог, педагоглар эшли сабыйлар белән. Бу шулай булмасын, кечкенәләребез үзләрен яклаганны тойсын өчен алар янәшәсендә ышанычлы, акыллы әтиләре, йомшак күңелле әниләре булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев