Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче 341 кеше коралга ия

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча бездә яшәүче 341 кеше коралга ия икән. Алар арасында корал йөртү хезмәт вазыйфалары буенча тиеш кешеләр, аучылар бар. Корал йөртү, аны саклау һәм куллану ил законнары белән тәртипкә салына, аларны бозган очракта корал хуҗасыннан алына. Менә шул очраклар турында район эчке эшләр бүлегенең...

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча бездә яшәүче 341 кеше коралга ия икән. Алар арасында корал йөртү хезмәт вазыйфалары буенча тиеш кешеләр, аучылар бар. Корал йөртү, аны саклау һәм куллану ил законнары белән тәртипкә салына, аларны бозган очракта корал хуҗасыннан алына.
Менә шул очраклар турында район эчке эшләр бүлегенең лицензия-рөхсәт бирү юнәлеше өлкән инспекторы, полиция капитаны Сабина Камалиевадан сораштык.
-Коралланган кеше болай да күңелдә каршылыклы хисләр тудыра. Ә инде коралларга кагылышлы законнарны үтәмәгән, дигәч, күз алдына әллә нинди куркынычлар килергә мөмкин. Сабина, коралы булган әлкилеләр дә закон бозамы һәм бу нидә чагыла?-дип сорадым полиция капитаныннан.
-Ел башыннан бирле кораллары булган гражданнарга карата 18 административ беркетмә төзедек. Алар барысы да Административ хокук бозулар җыелмасының 20.11 нче статьясына кагыла, ягъни хуҗалары үзләрендә булган коралны вакытында теркәмәгән. Араларында яшәү урыны үзгәргәннән соң коралларын район эчке эшләр бүлегендә киредән теркәтмәгән кешеләр дә бар,-дип тынычландырды әңгәмәдәшем.
Законның бу таләбен үтәмәүчеләрнең икесенә 2000әр сум штраф салганнар. Шуның өстенә тиешенчә сакланмаган 5 берәмлек коралны хуҗаларыннан алганнар, хәзер алар эчке эшләр бүлегенең кизү частендә саклана икән.
Сабина Камалиева әйтүенчә, ату коралын һәм патроннарны хуҗасыннан төрле очракларда алырга мөмкиннәр. Әйтик, юридик зат коралны җитештерү, сату, саклау яисә исәпкә кую таләпләрен бозса яисә коралны законсыз җитештерү, сатып алу, сату, башка затка тапшыру, саклау яки каядыр алып бару белән шөгыльләнсә, эчке эшләр бүлеге аны "коралсызландыра" ала. Корал саклау, сату, ясау белән бәйле кагыйдәләрне бозган гражданнарның коралларын шулай ук эчке эшләр бүлеге ала. Билгеле, корал хуҗасы үлеп китсә яки юридик зат юкка чыгарылса, корал шулай ук алына.
-Сабина, коралны бит аны теләгең булу белән сатып алып булмыйдыр, моның өчен рөхсәт кирәктер?
-Әйе, коралга ия булу өчен тиешле органнардан коралны сатып алу өчен лицензия һәм саклау өчен рөхсәт зарур.
Хуҗасыннан закон нигезендә алынган корал кая китә соң. Мондый очракларда суд гражданиннан алынган коралга милек хокукының туктатылуы турында карар чыгара һәм бу корал мәҗбүри юкка чыгарыла.
фото nevseoboi.com.ua сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев