Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Нинди булса да яратасың, жәллисең газиз балаңны»

-Табибларга йөртүнең дә, дәвалауның да бернинди файдасы юк. Балагыз терелә торган түгел, диде өлкән яшьтәге профессор. "Улым яшәячәкме соң?" дип сорадым мин күз яшьләре аралаш. "Яшәвен яшәр" - докторның бу сүзләренә дә бик шатландым… Көенеч катыш сөенеч 1982 елның гыйнварында Югары Әлки авылында яшәүче Мидхәт һәм Нурҗиһан Хәйретдиновларның өченче уллары...


-Табибларга йөртүнең дә, дәвалауның да бернинди файдасы юк. Балагыз терелә торган түгел, диде өлкән яшьтәге профессор. "Улым яшәячәкме соң?" дип сорадым мин күз яшьләре аралаш. "Яшәвен яшәр" - докторның бу сүзләренә дә бик шатландым…
Көенеч катыш сөенеч
1982 елның гыйнварында Югары Әлки авылында яшәүче Мидхәт һәм Нурҗиһан Хәйретдиновларның өченче уллары дөньяга килә. Әмма малай туу сөенечен көенеч сөреме каплый - бер-ике көннән баланың хәле авырая, тәне куе сары төскә керә. Өметсез, яши алмас, ди табиблар. Тудыру бүлегенең нарасыйлар палатасында баласы ятагы янында керфек какмый төн үткәрә Нурҗиһан. Ананың баласына гомер сорап ялваруларын Ходай ишеткәндерме - таң алдыннан малай күзләрен ача, имә башлый, тәнендәге сары да кими төшкәндәй була.
Әмма, бәләкәй Марсельнең тереләсенә өметләре зурдан булса да, алар чынга ашмый шул. Бала алганны-салганны белми елый, әтисе белән әнисе аны төннәр буе алмашлап кулларында тирбәтеп чыгалар. Яшь ярымлык вакытта, аның яшендәгеләр инде урамда йөгереп йөргәндә, Марсель әле башын да тота алмый.
Хастаханә юлларын байтак таптыйлар Мидхәт белән Нурҗиһан. Авыру сабыйны төрле табибларга күрсәтеп карыйлар, теләсә нинди дарулар сатып алырга әзер булалар. Казан профессоры исә үзәк өзгеч чынбарлыкка күзләрен ача: баланың баш мие зарарланган, савыгуына өмет юк…
Көне елга тора
Бу хәбәрдән дә сыгылып төшми ата белән ана. Язмышның әлеге авыр сынавын алар бәргәләнми-сыкранмый кабул итәләр.
Инвалид бала тәрбияләүнең бөтен кыенлыгын, михнәтен моны үзе кичергән кеше генә аңлыйдыр. Марсель үсә, әмма аңы-зиһене биләүдәге сабыйныкыдай кала. Ул сөйләшә алмый, аңлаешсыз авазлар гына чыгара. Аягында йөрерлек хәлдә түгел, үрмәләп, мүкәләп хәрәкәтләнә. Кулына кашык тотып ашау хакында сүз дә юк инде. Әле 17 яшенә кадәр малайның хәҗәте дә астында була. Ходайдан сорый-ялвара, зур түземлек-тырышлык белән Нурҗиһан апа аны савытка утырырга өйрәтә алган.
Хәзер Марсель 32 яшендә. Әти-әнисе аны һаман кашыктан ашаталар, чәйне пластик шешәдән эчәргә күнектергәннәр. Егетнең аппетиты бик тә әйбәт, әмма сайланып кына, тәмлене генә ашый диләр. Итле ризыклар, җиләк-җимеш, алма бәлеше ярата икән. Ошатмаган ризыгын бирсәң, юынтык су чиләгенә илтеп ташларга да күп сорамый ди.
-Йокысы бөтенләй юк, төне буе бүлмәдән бүлмәгә мүкәләп йөреп чыга, утны кабыза-сүндерә. Тынычлап ятып йоклау дигәнне без күптәннән оныттык инде,-ди Нурҗиһан апа.
Еш кына ул бик тынычсызлана, үзенә-үзе урын тапмый бәргәләнә икән.
-Кайсыдыр җире авырта, күрәсең, кычкырып-кычкырып елый кайчак балакаем,-ди ана әрнеп.-Әмма әйтә алмый бит. Берсендә шулай эче авыртып интекте. Район хастаханәсеннән табиблар да чакырдык. Әмма якын китермәде, карый алмадылар. Үзебезнең авыл фельдшеры Радик Гыйльфановка ияләште үзе. Рәхмәт Радикка, бик тынычсызланганда җайлап кына уколлар да ясый.
Әти-әнисе күпме җайлап-көйләп торсалар да, ярсып китеп зыян эшләгән чаклары да була икән. Обойларны, киемнәрен ерту дисеңме, идәндәге линолеумны каерып ташлаумы… Газеталарны идәнгә җәеп салып, андагы рәсемнәрне карарга да ярата ди.
«Балам өчен йөрәгем әрни»
Ата-ананың баласына мәхәббәте кебек олы, изге хис тагын бармы икән?! Нурҗиһан апа белән Мидхәт абыйның авыру улларын нинди зур түземлек һәм сабырлык белән тәрбияләвенә таң калырлык. Алар үз-үзләрен, бөтен тормышларын Марсельгә багышлаганнар. Нурҗиһан апага авыру баланы хастаханәдә калдырып чыгарга да тәкъдим иткән булганнар, тик ул бу хакта ишетергә дә теләмәгән.
-Газиз балаңны нинди булуына карамастан яратасың. Ә авыру бала бигрәк тә жәл,-ди Нурҗиһан апа Марсельнең башыннан сыйпап. -Иң тәмле ризыкны шушы балага каптырасым килә. Аның шушылай чирле булуы өчен йөрәгем сыкрый, авырту-сызлануларын җиңеләйтә алмавыма өзгәләнәм. Бәхетемә, ирем Мидхәт әйбәт кеше. Ул төп терәгебез. Тормыш мәшәкатьләрен дә, инвалид бала тәрбияләү авырлыкларын да аның белән бергә күтәрәбез. Ә бит хаста бала үстерү михнәтләренә чыдый алмыйча гаиләсен ташлап чыгып киткән ирләр дә байтак. Ике олы улыбызның гаиләләре дә гел булышып торалар.
Мидхәт абый гомере буе "Сельхозтехника" берләшмәсендә токарь, ә Нурҗиһан апа Түбән Әлки урта мәктәбе интернатында тәрбияче булып эшләгәннәр. Бүген икесе дә лаеклы ялда. Аларның тырыш, уңган-булган кеше икәнлекләре капка төпләреннән үк күренә. Йорт-җирдә искиткеч тәртип, чисталык. Тәрәзә төпләрендә төрледән-төрле гөлләр шау чәчәктә утыра.
Кайсыгызның кулы җылы?
Яшьләре олыгая барган саен, Мидхәт абый белән Нурҗиһан апага инвалид улларын карау да кыенлаша. Нурҗиһан апа күптән түгел микроинсульт кичергән, йөрәк өянәгеннән интегә. Ә 32 яшьлек исәнсез ир-егетне карау-тәрбияләүнең ансат түгеллеген күз алдына китерергә була. Әти-әнисе аны атна саен мунча кертәләр. Өйдән шактый арада урнашкан мунчага улын Мидхәт абый аркасына күтәреп бара. Өйдә бәдрәф булмавы да бик уңайсыз.
Алар бик тә өйгә тоташкан мунча һәм җылы бәдрәф кирәксенәләр. Әмма пенсия акчасына нәрсә генә эшләп була соң?! Өйгә мунчалы, бәдрәфле янкорма төзү өчен шактый средство кирәк бит әле.
Бүген без авыр язмышлы кешеләрнең проблемаларына битараф булмаган райондашларыбызга - башлыча оешма-предприятиеләргә, аларның җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итәбез. Мөмкинлеге булган кешеләр беренче группа инвалид караучы гаиләгә ярдәм итсеннәр иде. Бүтәннәргә игелек кылган кешенең яхшылыгы үзенә бишләтә кайтыр, диләр бит.

Акча күчерү мөмкинлеге һәм теләге булганнар өчен Хәйретдиновларның "Россельхозбанк"тагы исәп-хисап счетын тәкъдим итәбез:
07-РСХБ №119201
ОАО "Россельхозбанк"
119034 г.Москва
Счет №42305810667260000207
Пенсионный
Хайрутдинов Мидхат Гизетдинович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев