Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирекне төрмәгә алыштырды

Җинаять җәзаларын үтәтү инспекцияләренең төп бурычларыннан берсе - әлеге инспекцияләрдә исәптә торучыларның җинаять юлына басуына, хокук бозуына юл куймау. Практика күрсәткәнчә, җинаять җәзаларын үтәтү ничек кенә әйбәт оештырылмасын, ул кабат җинаять кылу һәм хокук бозуларны булдырмау проблемасын хәл итми. Хөкем ителгән кешеләрне төзәтү, аларда җәмгыятькә каршы фикерләр һәм инануларны бетерү,...

Җинаять җәзаларын үтәтү инспекцияләренең төп бурычларыннан берсе - әлеге инспекцияләрдә исәптә торучыларның җинаять юлына басуына, хокук бозуына юл куймау. Практика күрсәткәнчә, җинаять җәзаларын үтәтү ничек кенә әйбәт оештырылмасын, ул кабат җинаять кылу һәм хокук бозуларны булдырмау проблемасын хәл итми. Хөкем ителгән кешеләрне төзәтү, аларда җәмгыятькә каршы фикерләр һәм инануларны бетерү, җинаять юлына әйләнеп кайтырга этәрүче шартларны юк итү өчен өстәмә чаралар күрү зарур.

Йолдыз авылында яшәүче Н. 2013 елда өйдәше Г. гә үтерү белән янаганы өчен хөкем ителгән иде. Ул бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Судның иректә калдыруына, туры юлга басарга мөмкинлек бирүенә шатланырга гына бит инде. Биредә шуны да искәртергә кирәк: Н. моңа кадәр инде берничә мәртәбә хөкем ителгән һәм иректән мәхрүм итү урыннарында булып кайтырга өлгергән. Ә бит суд билгеләгән бурычларны үтәү һич тә катлаулы һәм авыр түгел. Ни кызганыч, шартлы рәвештә хөкем ителеп иректә калдырылган бәндәләрнең беришләре суд карары турында оныталар, аларга хәзер бөтенесе рөхсәт ителә, дип уйлыйлар. Н. да җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе контролендә торуының беренче айларыннан ук үзенә куелган таләпләрне боза башлады. Исерек килеш әледән-әле өйдәш хатыны Г. белән ызгыш чыгарды, шуның өчен берничә мәртәбә административ җаваплылыкка тартылды.

Исерткечкә хирыслыгы Н.ның киләчәк язмышын да билгеләде. Ә бит инспекция хезмәткәрләре аның белән профилактика әңгәмәләре үткәрделәр, шартлы хөкем карарының кырысрак җәзага үзгәртелү ихтималы хакында ки-сәттеләр. Әмма Н. төзәлү юлына басмады, баш күтәрми эчүен дәвам итте. Нәтиҗәдә 2013 елның сентябрендә инспекция тәкъдиме буенча эш судта каралды һәм Н.га билгеләнгән сынау срогы бер айга озайтылды, элек суд йөкләгән бурычларга яңалары өстәлде. Тик әлеге вердикт та Н.ны уйланырга мәҗбүр итә алмады, күрәсең, ул тәртип бозуын һәм җәза үтү шартларын бозуын дәвам итте.

Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе судка шартлы җәза срогын реаль срокка үзгәртү хакында күрсәтнамә юллады. 2013 елның 26 декабрендә суд әлеге күрсәтнамәне канәгать-ләндерде. Алдагы елны Н. гомуми режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Бәлки тимер рәшәткә артында ул үзенең киләчәк тормышы турында уйланыр һәм нәтиҗәләр ясар.

фото hqoboi.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев