Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ничек яшәп ятасыз? (СОРАШТЫРУ)

Газетада әнә шундый исемдәге рубрика башлыйбыз әле. Сез бүген ничек яшисез? Ни белән шөгыльләнәсез? Нәрсә шатландыра, ниләр борчый үзегезне? - шул сорауларга җавапларыгыз безне бик кызыксындыра. Әйдәгез, беренче фикерләргә күз салыйк. Исламия Хәкимова, Татар Борнае төп мәктәбенең хуҗалык мөдире: -Авылда бүген эштән күп нәрсә юк. Мәктәбебездә дә тормыш кайнап тора....

Газетада әнә шундый исемдәге рубрика башлыйбыз әле. Сез бүген ничек яшисез? Ни белән шөгыльләнәсез? Нәрсә шатландыра, ниләр борчый үзегезне? - шул сорауларга җавапларыгыз безне бик кызыксындыра. Әйдәгез, беренче фикерләргә күз салыйк.
Исламия Хәкимова, Татар Борнае төп мәктәбенең хуҗалык мөдире:
-Авылда бүген эштән күп нәрсә юк. Мәктәбебездә дә тормыш кайнап тора. Әле "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә әзерләнәбез. Хәзер бездә 46 бала белем ала. Бишесе быел мәктәпне тәмамлый. Яңа уку елында 3 бала беренче сыйныфка керәчәк. Бу җәйдә авылда яңа мәктәп төзелә башлый, дигән шатлыклы хәбәрләр дә йөри әле. Безнең мәктәп яны участогы бик зур бит. Анда эшнең туктаганы юк. Бөтен төрле яшелчәләр утырттык, зур мәйданда бакча җиләге үстерәбез. Ярдәмче хуҗалыгыбызда ике сыер, үгез, кош-корт асрыйбыз, 5 гектар печәнлегебез бар. Иң зур теләгебез - мәктәп бетмәсен. Мәктәп белем учагы гына түгел, авылны яшәтүче дә әле ул.
Римма Абрамова, пенсионер, Юхмачы авылы:
-Бабай белән йорт тирәсендә, яшелчә бакчасында мәш килеп эшләп йөрибез. Шөкер, барысы да әйбәт, балалар да сөендереп тора. Әмма дөньяда тынычлык булмау, киеренкелек хөкем сөрү бик хафаландыра. Украина хәлләре өчен нык борчылабыз. Анда чын сугыш бара, тыныч халык һәлак була бит. Безнең журналистларны кулга алганнар. Барлык бу бәхәсләр тыныч юл белән хәл ителсен, кан коюга чик куелсын иде. Без, өлкәннәр, сугыш хәсрәтенең ни икәнен беләбез. Әти фронтка киткәндә мин бер яшемдә булганмын. Бөек Җиңү көненә бер ай кала һәлак була әти. Кайгылы хәбәр килгәч, әнинең ничек үрсәләнеп елавын гомердә онытасым юк. Җиңү көнен бәйрәм иткәндә еламый калганым юк минем. Сугыш кына чыга күрмәсен!
Елена Баканова, шәхси предприятие хезмәткәре, Базарлы Матак авылы:
-Барысы да әйбәт. Иң зур шатлыгым - өч яшьлек улым, эшем бар. Дөрес, әлегә профессиям буенча эшләмим. Ә минем белгечлегем - технология укытучысы, шушы юнәлештә эшләргә бик хыялланам. Эштән буш вакытымда да шөгыльләрем бик күп. Сәйләннән төрле бизәкләр үрергә, аларны дусларыма бүләк итәргә яратам. Бәйләү, чигү, тегү белән мавыгам. Кыш буе спортзалга йөрдем, фитнес белән шөгыльләндем. Әле машина йөртергә өйрәнү курсларында укып йөрим. Мин үзем башка өлкәдә туып-үстем. Язмыш Әлки районына китерде, һәм биредә яшәү миңа бик ошый. Базарлы Матак соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрә, матурлана. Балалар өчен күбрәк уен һәм спорт мәйданчыклары, яшьләргә заманча ял итү урыннары да булсын иде.
Алинә Гыйззәтуллина, Иске Салман төп мәктәбенең 4 сыйныф укучысы:
-Быел мин башлангыч сыйныфларны тәмамлыйм. Барлык фәннәрдән дә билгеләрем "бишле" генә. Иртәгә мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме - тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы өч малайны озатабыз. Каникулга да озак калмады инде. Җәйге ялны мин шатланып көтәм - рәхәтләнеп уйнарбыз, су коенырбыз. Мәктәп яны лагерена йөрергә дә исәпләп торам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев