Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каравылчы карак булса…

Соң, каравылчы караклардан саклану өчен билгеләнә ич, дисезме? Шулаен шулай. Тик, кызганыч, үзе сакларга тиешле мал-мөлкәтне үзе үк үзләштерүче, ягъни урлаучы каравылчылар да очрый. Соңгы вакытта "Кызыл Шәрык-Агро"ның район филиалында каравылчыларның үзләренә ышанып тапшырылган чит мөлкәтне урлау фактлары аеруча ешайды.

Яңа Салман авылында яшәүче Рәдиф Исмәгыйлев һәм Рөстәм Галәветдинов быелның 1 февралендә "Кызыл Шәрык-Агро" ААҖнең "Карга" терлекчелек комплексына товар-матди кыйммәтләр контролерлары, ягъни каравылчылар булып эшкә кабул ителәләр. Аларның комплекстагы барлык мал-мөлкәтнең сакланышын тәэмин итәргә бурычлы булулары хакындагы килешү дә төзелә.
Өсләренә шундый җаваплылык алган Рәдиф Исмәгыйлев һәм Рөстәм Галәветдинов исә үзләре үк угрылык юлына басалар. Быелның 5 июлендә алар бергәләп "Карга" комплексыннан 203 килограмм вакланган бөртек урлап чыгалар. 4 капчык, ягъни 150 килограмм бөртекне Р.Исмәгыйлев машинасына, ә калган 2 капчыгын - 53 килограммны Р.Галәветдинов машинасына урнаштыралар. Таң атар-атмас урланган мал белән өйләренә кайтып барганда Яңа Салман авылы янында аларны полиция хезмәткәрләре туктата.
Шулай итеп, комплекстагы матди байлыкларның сакланышын тәэмин итәр өчен эшкә алынган бу икәү "Кызыл Шәрык-Агро»га 1299,2 сум зыян китерәләр. Дөрес, әлеге зыян алардан тулысынча түләтелде.
Судта Р.Исмәгыйлев һәм Р.Галәветдинов үз гаепләрен тулысынча таныдылар. Район суды аларның икесен дә РФ Җинаятьләр кодексының 160 маддәсе 3 нче бүлеге буенча - үзләренә ышанып тапшырылган чит мөлкәтне хезмәт урыннарыннан файдаланып үзләштерүдә, ягъни урлауда гаепле дип тапты. Угрылар 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 әр елга ирекләреннән мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев