Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында эшмәкәр ярдәме белән мунчаны яңартканнар

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартларын яхшырту буенча зур эшләр башкарылган.

Интернат директоры Евгений Васяйчев әйтүенчә, Казанда яшәүче якташыбыз – яшь эшмәкәр (ул үз исемен атамауны сораган) мунчаны ремонтлау өчен 150 мең сум акча белән ярдәм иткән. Әлеге средстволарга интернат хезмәткәрләре көче белән мунчаны “вагонка” тактасы белән яңадан тышлаганнар, түшәмнәрен җылытканнар. Элек мунчада һәрчак кайнар суга кытлык булган, андагы казанда 70 литр гына су җылынган. Эшмәкәр акчасына  300 литр сыешлы, газ белән җылытыла торган 100 мең сумлык кайнар су казаны урнаштырылган. Хәзер интернатта тәрбияләнүчеләр һәр пәнҗешәмбедә көне буе рәхәтләнеп мунчада юына алалар.

Узган ел әлеге эшмәкәр өлкәннәр йортының ике бүлмәсенә евроремонт ясауда ярдәм иткән булган инде. Бу мәрхәмәтле якташыбызга интернатта тәрбияләнүчеләр дә, хезмәткәрләр дә бик рәхмәтле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев