Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки муниципаль район советы утырышында бүген оештыру мәсьәләләре каралды

29 июльдә муниципаль район советының сигезенче утырышы булды. Аны район советы рәисе  Александр Никошин алып барды.

Утырышның көн тәртибенә алты мәсьәлә кертелгән иде. 2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлаштырылган чорына район бюджетын физик затлар керемнәренә салымнар белән тулыландыру турындагы мәсьәлә белән район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады.

Район территориясендә муниципаль һәм дәүләт милкендәге җир кишәрлекләрен бирү тәртибе турындагы положениегә үзгәрешләр кертү хакында мәгълүмат белән депутатлар алдында район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алексей Сорин чыкты.

Утырышта шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды. Депутатлар алдында муниципаль район советының юридик бүлеге җитәкчесе Алсинә Әхмәтҗанова чыгыш ясады.

Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев