Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: COVID-19 кичергән гражданнар өчен тирәнтен диспансерлаштыру

Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) белән авырган гражданнар 2021 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы медицина оешмаларында ММИ полисы буенча бушлай тирәнтен диспансерлаштыру уза алалар.

Тирәнтен диспансерлаштыру узуның максаты нидән гыйбарәт?
Тирәнтен диспансерлаштыруның төп максаты – ковидтан соң булган өзлегүләрне, аларның үсеш куркынычын ачыклау һәм, тернәкләндерүне дә кертеп, кирәкле медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү.
Тирәнтен диспансерлаштыруны кем уза ала һәм нинди вакыт аралыгында?
Яңа коронавирус инфекциясе белән авырган 18 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк гражданнар. Тирәнтен диспансерлаштыруны үткәрү датасы сырхауханә тарафыннан билгеләнә. Аны савыккач ике айдан соң узарга була, тик шуннан да иртәрәк түгел.
Яңа коронавирус инфекциясен йоктырган, ике яки аннан да күбрәк йогышлы булмаган хроник авырулы гражданнар, шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәкләр тирәнтен диспансерлаштыруны беренче чиратта уза.
Тирәнтен диспансерлаштыруны кайда узарга була? 
Тирәнтен диспансерлаштыруны узу өчен гражданин үзе беркетелгән сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Тирәнтен диспансерлаштыру нәрсәне үз эченә ала һәм ул гадәти диспансерлаштырудан ничек аерыла?
Тирәнтен диспансерлаштыру ике этаптан тора.
Беренче этапта: канның кислород (сатурация) белән туенуын үлчәү; 6 минутлык йөрешле тест (әлеге тест кандагы кислород күләме 95 процент һәм аннан да югары булуга авыруның тын кысылу, шешемсерәү билгеләре барлыкка килгәндә яки алар артканда уздырыла); спирометрия яки спирография уздыру (тышкы сулыш функциясен тикшерү); канның гомуми (клиник) киңәйтелгән анализы; канның биохимик анализы (холестерин,түбән тыгызлыктагы липопротеиннар, С-реактив аксым,АСТ,АЛТ,ЛДГ (бавыр күрсәткечләре), креатинин(бөер эшчәнлеге күрсәткече); яңа коронавирус инфекциясен уртача яки аннан да күбрәк авырлыкта кичергән гражданнар өчен кандагы Д-димер микъдарын билгеләү; күкрәк читлеге органнарының рентгенографиясен үткәрү (әгәр ел дәвамында башкарылмаган булса); табиб-терапевт (участок терапевты, гомуми практика табибы) тарафыннан кабул итү (карау) каралган.
Хроник йогышлы булмаган авыруларның таралу һәм арту куркынычы күзәтелгән очракта, шулай ук диагнозны ачыклау максатыннан, өстәмә тикшерүләр уздыру һәм табиб-белгечләр кабул итсен өчен гражданин икенче этапка җибәрелә.
Диспансерлаштыруның икенче этабы түбәндәгеләрдән тора:
- эхокардиография (тыныч халәттә сатурация 94 процент һәм аннан да түбәнәйсә, шулай ук 6 минут йөреп уздырылган тест нәтиҗәләре буенча);
- үпкәләрне компьютер томографиясенә төшерү (тыныч халәттә сатурация 94 процент һәм аннан да түбәнәйсә, шулай ук 6 минут йөргәннән соң тест нәтиҗәләре буенча);
- аяктагы кан тамырларын дуплекс сканерлау (кандагы Д-димер күләмен билгеләгән нәтиҗәләр күрсәткече начар булса).
Әлеге тикшеренүләр беренче этаптагы анализларда үзгәрешләр булганда гына уздырыла.
Мәсәлән, пациент 6 минутлык йөрешле тестны авырлык белән узса, организмның кислород белән тәэмин ителеше тиешле дәрәҗәдә булмаса, үпкәгә зыян салынган (фиброз) яки йөрәк авыруы ( миокардит һ.б.) барлыкка килгән, дигән сүз. Вирус китереп чыгарган өстәмә авыруларны тәгаенләү өчен үпкәләрне компьютер томографиясенә төшерү һәм эхокардиоскопиядән торган җентекле тикшерү узарга кирәк.
Әгәр гражданин быел диспансерлаштыруны узган булса, тирәнтен диспансерлаштыруга бара аламы?
Тирәнтен диспансерлаштыру коронавирус инфекциясен кичергән һәркем өчен мәҗбүри. Гражданинның тирәнтен диспансерлаштырудагы тикшерүнең өстәмә ысулларын үтәргә тулы хокукы бар.
Гражданнар тирәнтен диспансерлаштыру узу урыны һәм вакыты турында ничек белә ала?
Гамәлдәге кануннар буенча иминиятләштерелгән гражданнарны медицина ярдәме күрсәтелүгә, шулай ук профилактик чаралар узгандагы хокукларына кагылышлы мәгълумат белән тәэмин итү иминият оешмаларына йөкләнгән. Исегезгә төшерәбез, республика территориясендә 3 иминият оешмасы эшли: Җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте, Җаваплылыгы чикләнгән «Спасение» медицина иминияте җәмгыяте» җәмгыяте, Җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» медицина иминияте оешмасы» җәмгыяте.
Ай саен сырхауханәләр тарафыннан коронавирус инфекциясе белән авырган һәм тирәнтен диспансерлаштыру узарга тиешле гражданнар исемлекләре төзелә. Әлеге исемлекләр нигезендә мәҗбүри медицина иминияте полисына ия гражданнарга почта, телефон, электрон почта аша смс-хәбәрләр җибәрелә, шалтыратып та чакыралар.
Ковид инфекциясен кичергән барлык гражданнарны да тирәнтен диспансерлаштыру узарга өндибез.
Әгәр бу хакта хәбәр килеп ирешмәсә яки сырхауханәдә диспансерлаштыру уздырудан баш тартсалар, шулай ук тикшерүләрнең барысын да билгеләмәүләре ачыкланса полис-та күрсәтелгән номер буенча кайнар линиягә яки ММИ территориаль фондына(контакт-үзәкнең телефон номеры 8 800 200 51 51) шалтыратырга кирәк. Медицина оешмасының җитәкчесенә яки аның урынбасарына язылу һәм бару мөмкинлеге каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев