Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләрнең җәйләре ничек уза?

.

Алена Миндрюкова, клуб мөдире, Югары Кәчи авылы:


–Җәйне мин бик яратам, көтеп алам. Табигатьнең бу асыл фасылы быел да имин, матур килде. Менә күптән көтелгән яңгырлар да явып узды. Зур бакчабызда мул булып яшелчә, җиләк-җимеш өлгерде. Кура җиләге, карлыган, чия, виноград – барысы да уңыш белән сөендерә. Күп итеп кайнатмалар, компотлар ясадык. Чияне, кура җиләген, кышка витаминнары саклансын дип, туңдыргычка куйдык. Кыярлар да түтәл тулы, помидорлар да куагында кызарып утыра. Рәхәтләнеп сыйланабыз да, кышка тозлысын-маринадлысын, салатларын да ясыйбыз. Бәрәңге дә әйбәт булырга охшаган, инде яңа уңышны файдалана башладык. 
Эштә дә, шөкер, барысы да әйбәт. Үзебезнең “Шанграв” фольклор ансамбле һәм “Мозаика” бию коллективы белән республика Уяв бәйрәмендә чыгыш ясадык. Клубыбызда иҗат төркемнәре, түгәрәкләр байтак безнең, авыл халкы мәдәни чараларда бик теләп катнаша.  Дөрес, җәй – авылда мәшәкатьле чак, кешеләрнең клубка йөрергә әллә ни вакыты юк. Хәзер күбрәк балалар белән спорт уеннары, төрле бәйгеләр үткәрәбез. Көзгә таба мәдәни тормыш аеруча җанланыр. Клубыбыз әйбәт, узган җәйдә тәрәзәләрен пластикка алыштырдык, берникадәр ремонт та ясадык. 
Җәйнең алда тулы бер ае бар әле, аның һәр көне сөенечле булсын!

Булат Низамов, Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең чыгарылыш укучысы: 


–Бу җәй минем өчен шатлыклы да, бераз моңсу да. Озак әзерләнеп, бераз борчылып та көткән бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Сынауларны уңышлы үтеп, аттестат алдым. Документларымны Казандагы берничә вузга тапшырдым. Төзелеш, энергетика белән бәйле профессия үзләштерергә телим. 11 ел белем алган гимназия белән саубуллашу җиңел булмады, билгеле. Төпле белем биргән, күп нәрсәгә өйрәткән укытучыларыбызга мин бик рәхмәтле. Сыйныфыбыз  бик бердәм, тату иде, классташлар белән гел очрашып торабыз, күп вакытны бергә үткәрәбез.  
Җәй – күңелле, матур чор, дусларым белән су коенырга да йөрим, әти-әниләргә хуҗалык эшләрендә дә булышам. Мин спортны бик яратам, байтак еллардан бирле “Актай” командасы составында футбол уйныйм. Футбол буенча Европа чемпионатын бик кызыксынып күзәттем. Хәзер Япониядә узучы Олимпия уеннарын карап барам, Россия спортчыларының уңышларына чын-чынлап сөенәм. 

Илдар Әхмәров, район спорт мәктәбе тренеры:


–Җәйнең бизәге – Сабантуйлар. Көрәшчеләр Сабан туена ел буе әзерләнә. Үз кул астымда шөгыльләнүче яшь спортчылар белән без дә Сабан туйларын зур өметләр баглап көттек. Өметләребез акланды дияргә була. Шәкертләрем Алмаз һәм Илназ Хәмидуллиннар район Сабан туеның баш батырлары булды. Рәмис Миндубаев, Илзат Әхмәров үз авырлык категорияләрендә җиңү яуладылар. 
Җәй яллар чоры да бит әле. Без гаиләбез белән ел да отпуск вакытында диңгезгә барабыз. Әле шушы арада гына Абхазиядән кайттык.  Кара диңгездә рәхәтләнеп су коенып, кояшта кызынып, сәяхәтләргә йөреп ун көн ял иттек. 
Дөнья күрү яхшы инде, әмма үзебездә дә әйбәт. Көннәр кояшлы, җылы, яңгырлар да явып узды. Хәзер бакчаларда бөтен нәрсәнең өлгергән чагы, муллык вакыты. Илдә тынычлык кына булсын, һәр гаилә имин яшәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев