Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наркотик хәзерләүчеләрне – җавапка

Наркоманлык турында бүген, ни аяныч, үзебезнең җирлектәге чынбарлык буларак сөйләргә туры килә. Быел районда наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле ике җинаять теркәлде. Аларны кылуда гаеплеләр хөкем ителеп, тиешле җәзасын алды. Наркоманлыкның тамыр җәюенә юл куймаска, бигрәк тә яшьләрне бу яманлыктан сакларга - бүген бөтен җәмәгатьчелекнең, тиешле службаларның тырышлыгы әнә...

Суд эскәмиясендә - өч бала атасы
Күптән түгел Ташбилге авылында яшәүче Илсур Ситдиков РФ Җинаятьләр кодексының 228 маддәсе 2 бүлеге буенча - аерата зур күләмдәге наркотик матдәләрне үзендә законсыз булдырган һәм саклаган (сату максатыннан башка) өчен хөкем ителде. Ә бит наркотиклар белән бәйле тайгак юлга баскан бу яшь ир - өч бала атасы.
Кешене миңгерәүләтүгә генә түгел, үлем чигенә китереп җиткерергә сәләтле наркотик матдәләрне табыштыру өчен Илсур әллә ни еракка бармаган - кыргый киндерне Ташбилге авылы янындагы чокырдан гына җыеп алган. Киндерне киптереп, аның яфракларыннан чын наркотик матдә - марихуана (каннабис) әзерләгән. Аңарда табылган марихуананың гомуми массасы 240,5 грамм тәшкил итте. Ә бу наркотик һәм психотроп матдәләр өчен аерата зур күләм санала. Әлеге куркыныч табылдыкка полиция хезмәткәрләре 6 августта үткәрелгән тентү вакытында И.Ситдиковның гаражында юлыктылар.
Илсур үзенең гаебен тулысынча таныды. Хәер, җинаять өстендә тотылган ирнең бүтән чарасы да юк иде. Суд бу җинаять эшен караганда гаепләнүченең өч баласы булуын, кылганына үкенүен дә исәпкә алды һәм аңа реаль төстә ирегеннән мәхрүм итмәү белән бәйле җәза бирү мөмкин дип тапты. Илсур Ситдиков 4 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Суд карары инде законлы көченә керде.

Өч ел ярым гомерен төрмәдә уздырачак
Ә менә Базарлы Матакта яшәүче 24 яшьлек Александр Грачев берьюлы ике җинаять өчен - сугыш кирәк-яракларын законсыз табыштыру һәм саклауда (РФ Җинаятьләр кодексының 222 маддәсе 1 бүлеге) һәм аерата зур күләмдә наркотик матдәләрне законсыз булдыру һәм саклауда (РФ ҖК 228 маддәсе 2 бүлеге) гаепләнеп хөкем ителде. Өстәвенә, бу җинаятьләрне кылганда Александрның былтыр караклык өчен район суды тарафыннан чыгарылган хөкем карары (2 ел сынау срогы белән 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү) срогы да узмаган була әле.
А.Грачевның Базарлы Матактагы өендә 32 патрон саклавы ачыкланды. Спорт һәм ау максатындагы утлы корал өчен чыгарылган бу сугышчан патроннарны ул, үзе аңлатуынча, 2009 елның җәендә бер авыл өендә тәрәзәләр алыштырганда тәрәзә йөзлеге астыннан табып алган.
Быел июль-август айларында Александр район үзәгендәге чокыр-чакырлардан үзенә күп итеп "кышлык запас" хәзерләп куя. Нинди запас ул, дисезме? Җиләк тә, терлек азыгына печән дә түгел шул. Кыргый киндер үсентеләре җыеп һәм киптереп, наркотик запасы хәзерли егет. 52,4 грамм каннабис (марихуана) хәзерләп, аны өендә этажерка, компьютерның системалы блогы кебек җиһазларда, агач тартмада, чалбар кесәсендә саклаган. Ә тагын 178,4 грамм күләмендә киптерелгән киндер йорттагы каралты-курада төрле урыннарда яшерелгән җирдән табылды.
Суд Александр Грачевны ике җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм хөкем карары чыгарганда аңа 2011 елда бирелгән шартлы җәзаны да исәпкә алды. Җинаятьче 3 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителде. Җәза срогын ул гомуми режимлы колониядә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркомания