Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ничек яшәп ятасыз. (СОРАШТЫРУ)

Газетада без әнә шундый рубрика ачып җибәргән идек. Анда райондашларыбыз хәл-әхвәлләре, нинди эш-мәшәкатьләр, шатлык-борчулар белән яшәүләре хакында сөйлиләр. Әйдәгез, җавапларга күз салыйк. Рафаэль Гатауллин, Алпар урта мәктәбе укытучысы: -Һәр мөселман кешесе өчен кадерле чор һәм җитди сынау вакыты булган Рамазан аенда яшибез. Ул инде азагына якынлаша. Ислам таләп-ләрен үтәүче дин...

Газетада без әнә шундый рубрика ачып җибәргән идек. Анда райондашларыбыз хәл-әхвәлләре, нинди эш-мәшәкатьләр, шатлык-борчулар белән яшәүләре хакында сөйлиләр. Әйдәгез, җавапларга күз салыйк.

Рафаэль Гатауллин, Алпар урта мәктәбе укытучысы:

-Һәр мөселман кешесе өчен кадерле чор һәм җитди сынау вакыты булган Рамазан аенда яшибез. Ул инде азагына якынлаша. Ислам таләп-ләрен үтәүче дин кардәшләребез ай буе ураза тотты, ягъни таң вакытыннан башлап кояш батканга тикле ашау-эчүдән тыелды. Авыз ачканнан соң мәчетләргә тәравих намазына җыелдык, илгә-көнгә иминлек, муллык-бәрәкәт теләп догалар кылдык. Ураза әле ул ашау-эчүдән генә түгел, тискәре уй-гамәлләрдән тыелу, игелек-мәрхәмәт кылу да. Ураза - Аллаһ тарафыннан бирелгән бик олуг нигъмәт, ул безгә ризыкның, суның кадерен белергә, нәфесеңне җиңәргә, күңелеңне пакьләргә, яшәүнең мәгънәсен аңларга ярдәм итә. Инде менә изге Рамазан ае белән саубуллашыр чак та җитә, Ураза гаете якынлаша. Райондашларымны бу шатлыклы бәйрәм белән котлыйсым килә. Ул һәрбарчабызга куаныч, иминлек, саулык, бөтен дөньяга тынычлык китерсен иде. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!

Рузалия Вазыйхова, хуҗабикә, Үргәгар авылы:

- Аллага шөкер, барысы да әйбәт, куанычлы эш-мәшәкатьләр белән яшәп ятабыз. Ирем Илдар «Кызыл Шәрык-Агро»да тракторчы булып эшли. Олы улыбыз Илнар вуз тәмамлап, инженер дипломы алып кайтты. Кечесе Динар шәхси предприятиедә эшли. Хуҗалыгыбыз зур, бик күп терлек асрыйбыз, бакча үстерәбез. Кышка җитәрлек итеп печән хәзерләдек. Иренмәгән, хезмәттән курыкмаган кешегә рәхәтләнеп мул тормышта яшәргә була хәзер. Дөньялар гына тыныч булсын, сугышлар гына чыкмасын. Мин үзем җырга-моңга гашыйк кеше. Яшьтән сәхнәдән төшмәдем, әле дә үзешчән сәнгатьтә бик теләп катнашам. Һәркемгә саулык, бәхет телим.

Галина Родинова, Түбән Кәчи мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы:

- Бездә бүген туй! Кызыбыз Настя авылыбыз егетенә кияүгә чыга. Бәхетле генә була күрсеннәр. Бу җәй гомумән сөенечле мәшәкатьләргә бай булды. Июнь аенда улыбыз Саша армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Исән-имин туйларны үткәргәч, мәктәп мәшәкатьләренә чумармын инде. Эшемне бик яратам мин. 1 сентябрьне көтеп алам, каникул вакытында укучыларны сагынып бетәм. Тигез гаиләң, эшең булу үзе зур бәхет. Тик менә дөньяларның тыныч булмавы күңелгә тынгылык бирми. Украинадагы хәлләр, анда тыныч халыкның күпләп һәлак булуы, һаман Россиядән гаеп эзләүләре бик борчый. Тизрәк Украина җирендә дә иминлек урнашсын иде.

Валентина Сивицкая, бухгалтер, Каракүл авылы:

- Мин үзем хәзер гаиләм белән Димитровград шәһәрендә яшим. Туган авылыма, әти-әни янына бик еш кайтабыз. Менә хәзер дә биредә кунакта әле. Гаиләбездә зур бәйрәм - әниебез Людмила Владимировнаның юбилее. Ул 30 елдан артык терлекчелектә эшли инде. Әти белән әни икесе дә хезмәткә гашыйк, намуслы, мәрхәмәтле кешеләр. Алар белән бик горурланам. Армия сафларында хезмәт итүче энем Семеннан да яхшы хәбәрләр генә килеп тора. Ә балаларының уңышлары әти-әниләребез өчен иң зур шатлык инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев