Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә сез бу көнне кадерле ир-егетләрегезне нинди ризыклар белән сыйларга җыенасыз?

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне якынлаша.

Бу истәлекле датаны без барлык ир-егетләр бәйрәме дип кабул итәбез, аларны хөрмәтлибез, зурлыйбыз. Ә сез бу көнне кемнәрне котларга, кадерле ир-егетләрегезне нинди ризыклар белән сыйларга җыенасыз?

 

Карибә Сәгыйрова, хуҗабикә, Түбән Әлки авылы:

 

–23 февральдә мин беренче чиратта иң кадерле, газиз кешемне – әтием Хазим Фәхретдиновны тәбрикләячәкмен. 18 яшендә фронтка китеп, фашистларга каршы сугышта бер аягын калдырып кайткан ветеран, чын Ва­тан сакчысы бит ул. “Чын ир-ат нинди була?” дисәләр, “Минем әти кебек!” дип җавап бирер идем. Әти беркайчан үзен инвалид дип санама­ды, гомере буе колхозда эшләде, безне –10 ба­ласын ким-хур итми үстерде. Безгә һәрчак ыша­нычлы терәк булды. Аның туган илне яратуы, Ватаныбыз белән горурлануы – безнең өчен үрнәк. Соңгы елларда әти минем тәрбиядә яши. Аңа быел 97 яшь тула, ул оптимист рухлы, алга гел өмет белән карый, планнар кора. 23 февральне дә көннәрне санап көтеп тора. Без дә бу көнне аның өчен бәйрәм оештырырга җыенабыз. Иртәдән мунча ягармын (әти мунчаны бик ярата), яраткан ризыкларын – мантый, бәлеш, голубцы пешереп табын корырмын. Әтигә җылы теләкләребезне әйтербез. Иң мөһиме – исән-сау озак яшәсен әле.

 

Наталья Захарова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары:

–Ватанны саклаучылар көне – безнең өчен зур бәйрәм. Ватанны саклау гаиләне саклаудан баш­лана, дип исәплим мин. Элек-электән бит ирләр гаиләдә төп терәк булган. Бездә дә шулай. Ирем Сергей – ышанычлы таянычыбыз. Аның кулын­нан килмәгән эш юк. Ул менә дигән механиза­тор. Кирәк икән – тракторга, кирәк икән – ком­байнга утыра. Улларыбыз да буй җиткерделәр. Андрей әтисе эзеннән китте, юл хезмәтендә тех­ника белән эшли, инде үз гаиләсе бар. Ә Павел – радиомеханик. Алар икесе дә армиядә хезмәт итеп кайттылар. Яраткан ир-егетләремне бәйрәм белән ихластан котлармын, әлбәттә. Ватанны саклаучылар көнен түгәрәк табын артында бергәләп каршы­ларбыз. Минекеләр “французча” итле бәрәңге, “оливье” салаты, ысланган балык яраталар. Шулар белән сыйлармын үзләрен.

Билгеле, ир-егет коллегаларыбызны да котларга җыенабыз. Без аларга гадәти булмаган экстравагант бүләкләр әзерлибез.

 

Магдалина Рыжкова, П.Хузангай музее хезмәткәре:

–Тормышта иң кадерле төшенчәләр – туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге. Болар өчен җаваплылыкны ир-егетләребез үз өстенә ала. Аларның көчле иңнәре күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле, бәхетле итеп тоя­быз. Минем иң газиз ир-егетләрем – әтием Ана­толий Константинович һәм тормыш иптәшем Юрий. Ирем “Хузангай” җәмгыятендә хезмәт куя, ул өч кызыбызның яраткан әтиләре. Бәйрәмгә әтиләренә һәм дәү әтиләренә кызлар сюрпризлар әзерлиләр, шигырьлар, җырлар өйрәнәләр. Ә мин матур итеп табын көйләрмен, ир-атларыбызның иң яраткан сыйларын – ит һәм кәбестә пироглары, шарлотка, бәрәңге белән тавык пешерермен. Көчле затларыбыз исән-сау яшәсен, илебез күге һәрчак кояшлы булсын!

 

Люзия Гарифуллина, Иске Алпар авылы китапханәчесе:

–Ватанны саклаучылар көнен мин илебезнең чын патриотлары булган, туган ил чәчәк атсын өчен тырышып хезмәт куйган, аның мәнфәгатьләрен якларга һәрчак әзер торган чын ирләр бәйрәме дип кабул итәм. Гаиләбездәге ир-егетләрнең һәркайсын – әтиебез Хафизны, ирем Илшатны, булачак Ватан сакчылары улларыбыз Илназ белән Инсафны бәйрәм белән котлаячакмын. Бүләкләр дә әзерләп куйдым инде. Бу бәйрәмне без гадәттә күпсанлы туганнарыбыз белән бергәләп билгеләп үтәбез. Ир-егетләр бәйрәмендә мин кунакларны милли ризыкларыбыз – каз бәлеше, гөбәдия, җәймә белән сыйлыйм. Иң зур теләгем – сугышлар булмасын, ирләребез тыныч тор­мышта хезмәт куйсын, балалар иминлектә яшәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев