Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормышларыгыз ничек? (СОРАШТЫРУ)

Тормышларыгыз ничек? Ниләр сөендерә я хафаландыра сезне? Әйдәгез, шуларны уртага салып сөйләшик. Рузалия Усманова, пенсионер, Урта Әлки авылы: -Биредә без яңа кешеләр. Узган елның сентябрь аенда Башкортстаннан күчеп кайттык. Балаларыбыз Казанда яши, аларга якынрак булыйк дип Әлки районын сайладык. Әйбәт кенә йорт сатып алдык. Монда килүебезгә сөенеп туя алмыйбыз. Районны...

Тормышларыгыз ничек? Ниләр сөендерә я хафаландыра сезне? Әйдәгез, шуларны уртага салып сөйләшик.
Рузалия Усманова, пенсионер, Урта Әлки авылы:
-Биредә без яңа кешеләр. Узган елның сентябрь аенда Башкортстаннан күчеп кайттык. Балаларыбыз Казанда яши, аларга якынрак булыйк дип Әлки районын сайладык. Әйбәт кенә йорт сатып алдык. Монда килүебезгә сөенеп туя алмыйбыз. Районны да, авылыбызны да бик ошатабыз. Яшәр өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Уты, суы, газы, кибете, медпункты - бөтенесе бар. Берәр төзексезлек килеп чыкса, хәбәр итүгә килеп җитәләр, төзәтәләр, җайлыйлар. Халык та бик әйбәт, кече күңеллеләр, ярдәмчелләр. Берничә көн күренми торсак, хәлләрегез ничек, бары да тәртиптәме дип шылтыраталар, керәләр. Дөньяда тынычлык булмавы гына хәвефләндерә. Илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнгән бер вакытта кайбер чит ил "акыллы башларының" фашист Германиясен җиңүдә совет халкының, Кызыл Армиянең ролен киметеп күрсәтергә тырышулары да бик күңелгә тия, ачуны китерә. Ә бит Җиңү совет халкына бик кыйммәткә төште. Минем бабам да фашистларга каршы көрәшеп яу кырында башын салган.
Әсхәт Шәрапов, пекарняда шофер, Түбән Әлморза авылы:
-Тормыштан зарланырлык түгел, Аллага шөкер. Үзем Юхмачыда пекарняда, хатыным өлкәннәр интернат-йортында эшли. Хезмәт хакын алып торабыз. Терлек-туар да асрыйбыз. Ике улыбыз да сау-сәламәт, Димитровградта эшлиләр. Мин хезмәт куйган шәхси предприятие халык өчен бик кирәкле эш башкара. Икмәк, төрле камыр ризыклары пешереп сатабыз. Безнең продукцияне кешеләр бик яратып ала. Бигрәк тә бавырсакка, кош теленә сорау зур.-Мин халкыбызның бу милли ризыкларын Алексеевск, Аксубай, Саба, Нурлат районнары, Димитровград, Самара өлкәләре авылларына кадәр илтәм. Тырышкан, эштән тайчанмаган кешегә яшәргә була хәзер. Тик менә Украинадагы сугыш кына күңелне бик борчый. Күршеләребездәге бу олы фаҗигадә Америка, Көнбатыш илләре кулы уйный бугай. Мин 1977-1979 елларда Германиядә армия хезмәте уздым. Хәрби частьта нинди генә милләт егетләре юк иде. Украиннар, белоруслар, татарлар, руслар, үзбәкләр - бертугандай тату яшәдек. Нигә соң бүген Ураинада кан коюга юл куела?! Халыкка бит бу конфликтның һич тә кирәге юк.
Галина Самарина, Борискино авыл җирлеге башлыгы:
-Бездә халык тырышып эшли дә, әйбәт яши дә. Юлларыбыз яхшы, һәр өйдә уңайлыклар тудырылган. Әле бу көннәрдә кар-буран туздырып бераз мәшәкать тудырды, билгеле. Борискино мәдәният йортының түбәсен каерды җил. Нишлисең, кыш булгач кары да, бураны да тансык. Илдә кризис дип сөйләсәләр дә, авыл халкы тормышында бик сизелми ул. Бездә бит мул итеп яшелчәне дә, бәрәңгене дә халык үзе үстерә. Мал-туарны да күпләп асрыйбыз. Былтыр менә авылда сыерлар саны 13 башка артты. Бокаревлар, Арнаковлар, Черновлар гаиләләре 5-6 шар баш сыер тота. Сөт сатып файда күрә халык. Тик менә сөтнең сатып алу бәяләре күтәрелмәүгә борчыла кешеләр. Товар бәяләре артып тора, ә сөтнең литрын һаман 18 сумга тапшырабыз. Бүген илебездә проблемалар күп, билгеле. Халыкара хәл дә катлаулы. Әмма, иманым камил, президентларыбыз Путин белән Миңнеханов бу катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлын табарлар. Ил һәм республика җитәкчеләрен бит халык бик хөрмәт итә, аларның акылына, сәяси зирәклегенә ышана.
Нина Михайлова, пенсионер, Каракүл авылы:
-Ирем Николай Александрович белән дүрт бала үстердек. Шөкер, барысы да сөендереп тора. Ике кызыбыз гаиләләре белән районыбызда яшиләр, макталып эшлиләр.Тормышыбыз бик әйбәт. Пенсияне өйгә китереп бирәләр. Хөкүмәткә рәхмәт кенә. Лаеклы ялда булсак та, тик утырмыйбыз әле. Сыер, дуңгызлар, кош-корт асрыйбыз. Көзләрен ирем гөмбә җыярга ярата. Ул урманнан кәрҗин-кәрҗин алып кайта, мин эшкәртеп-тозлап торам. Ходай исәнлек бирсен дә, тигезлек белән яшәргә насыйп булсын. Шул Украина хәлләре генә хафаландыра. Телевизордан хәбәрләрне карарга куркып торабыз. Тизрәк тынычлык урнашсын иде шул илдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев