Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөз яшькә ничек җитәргә? Туксан яшенә җиткән, йөзгә якынлашкан әби-бабайлардан киңәшләр

funguerilla.com Бу атнада илнең халык артисты Владимир Зельдинга 100 яшь тулды. Ул һәркемне сокландырып һәм шаккатырып әле дә сәхнәдән төшми, берничә спектакльдә рольләрен башкарып, зал тутырып тамашачы җыя. Озын гомерле булуның сере нидә? Якташларыбыз - туксан яшенә җиткән, йөзгә якынлашкан әби-бабайлардан шул турыда сораштык. Сабиха әби Сәгыйтова, Яңа Чаллы, март...

funguerilla.com

Бу атнада илнең халык артисты Владимир Зельдинга 100 яшь тулды. Ул һәркемне сокландырып һәм шаккатырып әле дә сәхнәдән төшми, берничә спектакльдә рольләрен башкарып, зал тутырып тамашачы җыя.
Озын гомерле булуның сере нидә? Якташларыбыз - туксан яшенә җиткән, йөзгә якынлашкан әби-бабайлардан шул турыда сораштык.

Сабиха әби Сәгыйтова, Яңа Чаллы, март аенда йөз яшен тутыра:

-Колагы начар ишетү сәбәпле, килене Айсылу апа белән сөйләштек: Әнкәйнең тормышы ул буын кешеләренеке кебек авыр булган. Беренче ире сугышта үлеп, бер бала белән тол калган ул. Аннары ике бала өстенә безнең әтигә килеп тагын өчне тапкан. Мин килен булып төшкәндә әнигә инде 64 яшь иде. Аның сүзе өйдә гел өстен булды. Ул нәрсә әйтә, шул эшләнде, үтәлде. Әнкәй исерек ир күрмәде, балалары да тәртипсезләнеп йөрәген бозмады. Олы хөрмәттә, кадердә яшәтергә тырышабыз үзен. Кызганыч, хәтере дә начарланды. Шуңадыр, сиңа 100 яшь тула дигәнгә ышанып бетми. Мартта зурлап юбилеен үткәрергә әзерләнәбез, балалары, оныклары кайтыр. Олылар озак яшәсен өчен аларга тынычлык кирәктер, дим мин.

Әсәдулла ага Хисмәтов, Түбән Әлки авылы, ноябрьдә 90 яшь тулган:


-Шөкер, озак яшим шул инде бу дөньяда. 1943 елның 5 октябрендә бик нык яраландым. Ятам шулай үләмме-каламмы, дип. Аллаһы Тәгаләм, өйдәге ятимнәр хакына исән калдырсаң иде, дим (1942 елда әти вафат булып, 8 бала ятим калдык. Иң олысы мин идем, 17 яшем тулган гына иде әле). Мөгаен, догам барып ирешкәндер. Фашист утыннан да исән калдым, 1947 елда гына туган ягыма кайттым. Мин гомеремдә беркемгә ачу сакламадым, борчу-мәшәкатьләрне, тормыш авырлыкларын уйнап-көлеп үткәрергә тырыштым. Спектакльләрдә уйнап йөрдем. Госпитальдә дә, танк эчендә дә җырдан өзелмәдем. Бәлки, шуңа да озак яшимдер.

Әлфинур Галимова, Базарлы Матак:


-Әтиебез Зиннәткә киләсе айда 91 яшь тула. Әле Лаештагы улына кунакка китте, өйдә юк. Аның озак яшәве серен гел хәрәкәттә булуында һәм аз ашавында күрәм. Гомер буе иртән бер стакан сөт белән ипи, төш җиткәч, өй ашы, кичен кабыгы белән мичтә тәгәрәтеп пешергән бәрәңге ашады. Гади ризык, шулай бит! Аннары сер итеп кенә әйтим, хатын-кызларга битараф булмады. Ир-егет өчен анысы да бик мөһимдер. Без аның шулай озак яшәве белән бик бәхетле. Бәлки, үзебез дә аңа охшарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев