Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 45 ел дәвамында Әлки районы халкына сәүдә хезмәте күрсәткән Петр Шуваловның исеме китапка да кергән

    Мәктәптә дәресләр тәмамлангач, мин дәү әтием белән паркта йөрергә яратам.

    Аның белән бергә булганда вакыт бик тиз үтә, чөнки дәү әти үз тормышында булган кызыклы хәлләрне сөйли, шаяртырга, мәзәкләр белән көлдерергә ярата. Ә инде без кибеткә барырга чыксак, очраган һәр әби һәм бабай дәү әти белән исәнләшәләр, саулыгы, кәефе хакында сорашалар. Эшләгән яхшылыкларын искә алып, рәхмәт әйтүчеләр дә күп.

    Боларны тыңлап торгач, минем дәү әти хакында күбрәк беләсем килде. Кичен без аның белән гаилә альбомын алып утырдык, һәм дәү әти ашыкмый гына үзенең тормышы хакында сөйли башлады.

    Дәү әтием Петр Алексеевич Шувалов бөтен тормышын гади халыкка хезмәт итүгә, кулланучылар кооперациясендә эшләүгә багышлаган. Мин кооперациянең ни икәнен белми идем. Дәү әти миңа моның кешеләрнең товарларга һәм хезмәтләргә булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү белән шөгыльләнүче кешеләр һәм оешмалар берләшмәсе булуын аңлатты.

    Бабам 1936 елда Базарлы Матак авылында туган. Аның дәү әтисе сәүдә белән шөгыльләнгән. Су юлы белән Әстерханга сату өчен бәрәңге алып бара, ә аннан балык алып кайта торган булган. Базарлы Матакта ул ике тегермән төзегән. Һәм дәү әтием дә бабасының эшен дәвам иттерүче булган.

    Армия хезмәтеннән соң (ул һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән) дәү әти район кулланучылар җәмгыятендә инструктор булып эшли башлый. Аннан Актай эшчеләр кооперативы рәисе урынбасары, җитәкчесе була. 1965 елда ул Мәскәү совет сәүдәсе институтын тәмамлый. Һәм дәү әтине район сәүдә оешмасы мөдире итеп билгелиләр. Ул вакытта район үсә, ныгый башлаган гына була әле. Райпотребсоюзда бары җиде автомашина була.

    Товарны Казаннан, Чистайдан, Бряндино, Нурлат станцияләреннән ташыйлар. Юллар бик начар була. Казанга бер барып товар алып кайтуга атналап вакыт уза. Складлар юк диярлек, кибетләр бик тузган була.

    1970 елда дәү әтине райпотребсоюз рәисе итеп сайлыйлар. Һәм беренче көннән үк ул кибетләр төзетүгә керешә. Озакламый  контора, транспорт өчен гараж, яшелчә саклагыч, сәүдә базасы, 160 тонна сыешлы суыткыч сафка баса.

    Дәү әти җитәкче булып эшләгән чорда районның һәр авылында диярлек кибетләр салына. 1997 елда инде 97 кибет, 16 ашханә, 13 икмәк пекарнясы, тәүлеккә 16 тонна икмәк-күмәч ризыклары җитештерүче  икмәк комбинаты була.  Әлеге комбинатта сушки, прәннек, козинаки, колбаса әйберләре, хәтта лимонад эшләп чыгаралар. Ә автогараж 40 тан артык машинаны сыйдыра. Барысы 102 объект, шул исәптән кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре өчен 20 фатир төзелә.

    Фидакарь хезмәте өчен 1983 елда дәү әтигә “РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре” исеме бирелә. Ул республика һәм район дәрәҗәсендәге күп Почет грамоталары белән бүләкләнә. “Намуслы хезмәт өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләренә лаек була. Дәү әти СССР Роспотребсоюзы съездында, Англиядә бөтендөнья кооператорлар конгрессында делегат буларак катнаша. Ул район советының җиде чакырылыш депутаты, Татреспотребсоюз идарәсе әгъзасы булып сайлана. Аның сәүдә системасында хезмәт стажы 45 ел, шуның 27 елын райпо рәисе булып эшли. Бер урында иң озак эшләү буенча рекорд куя дәү әти. 2002 елда  Казанда Татпотребсоюзның 100 еллыгы уңаеннан “Татарстан кешеләре – мизгелләр сәхифәсе” дигән китап басылып чыга. Бу китап каһарманнарының берсе – минем дәү әтием!

    Мин дәү әтиемнең районыбыз, республикабыз, илебез үсешенә керткән өлеше, хезмәт казанышлары өчен чын күңелдән горурланам. Минемчә, бу Ватанны саклау кебек үк мөһим.

    Дәү әтием зур батырлыклар кылмаган анысы. Әмма ул үзенең хезмәт белән үткән тормышын тыйнак һәм намуслы яшәгән. Ул музыкага гашыйк, гармунда, баянда уйнаган, үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан. Кулланучылар җәмгыяте үзешчәннәр коллективы район фестивальләрендә күп еллар беренче урыннарны алып килгән.

    Дәү әти хәзер дә шигырьләр иҗат итә, музыка яза. “Ватан” дип аталган бик матур җыры өчен ул “Балкыш-Сияние” фестивале дипломы белән бүләкләнде.

    Мин дәү әтиемә сокланам, аның белән горурланам. Аның да минем белән горурлануын бик телим. Шуңа күрә бик әйбәт укырга тырышам, республика һәм район күләмендәге фән олимпиадаларында алдынгы урыннар алам. Бөтенроссия музыка конкурсы дипломанты булдым. Минем инде төрле җиңүләрем өчен бирелгән 18 дипломым бар.

    Дәү әти минем өчен гаиләбездә иң яраткан кешем. Мин аны бик ихтирам итәм, аңа охшарга тырышам.

    Мин әле гаиләбез тарихы турында аз беләм. Тагын да күбрәк беләсем килә. Ике дәү әниемнең дә кызыклы хикәятләрен тыңларга, ерак әби-бабаларым турында белергә телим. Минемчә, һәр кеше үз нәселе хакында күп мәгълүмат алырга тиеш. Үткәннәрне искә төшерергә, бүгенгене ныграк аңларга фоторәсемнәр дә ярдәм итә. Һәр фото – тормышның бер кисәге бит.

    Ә тормышта күп нәрсәне күрә белергә, аңларга ярдәм иткән өчен дәү әтиемә  рәхмәт.  

    Дарья Шувалова,

    Базарлы Матак урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: