Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында 459 кеше бурычлары аркасында чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм

    Районыбыздагы 459 кеше бүген чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм. Мәгълүм булганча, салымнар, кредитлар, штрафлар, алимент һ.б. буенча бурычлары 10 мең сумнан арткан кешеләрнең чит илгә чыгу хокукы чикләнә. Бездә андыйларның саны 459 га җиткән. Районның өлкән суд приставы Сәвия Нотфуллина әйтүенчә, әлкилеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен - 83 мең 105, салымнар...

    Районыбыздагы 459 кеше бүген чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм.

    Реклама

    Мәгълүм булганча, салымнар, кредитлар, штрафлар, алимент һ.б. буенча бурычлары 10 мең сумнан арткан кешеләрнең чит илгә чыгу хокукы чикләнә. Бездә андыйларның саны 459 га җиткән. Районның өлкән суд приставы Сәвия Нотфуллина әйтүенчә, әлкилеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен - 83 мең 105, салымнар буенча - 170 мең, кредитлар буенча 50 миллион сум әҗәтләре бар. Бурычларның күбесе нигездә кешенең җавапсызлыгы аркасында барлыкка килә, дип саный приставлар. Вакытында түләнмәгән бурыч өчен еш кына кешегә икеләтә чыгым тотарга туры килә (штраф, суд чыгымнары һ.б.). Иң яхшысы - әҗәт җыелуга юл куймыйча, һәр түләүне үзвакытында айныкын-айга башкарып бару.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: