Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Исерекләргә юл тар

    Бәйрәмнәр тирәсендә салмыш шоферлар гаебе белән ике авария була. 14 июньдә чит ил автомобиленә кызмача хәлдә утырган ир-ат әллә ни ара да үтә алмый, Югары Колчурино-Хузангай трассасында аның машинасы юл астына төшеп кадала. Ә 15 июньдә Хузангай авылы янында шундый юл-транспорт вакыйгасы була. "ВАЗ" автомобиле сәрхүш хуҗасына буйсынмый - юл...

    Бәйрәмнәр тирәсендә салмыш шоферлар гаебе белән ике авария була.

    14 июньдә чит ил автомобиленә кызмача хәлдә утырган ир-ат әллә ни ара да үтә алмый, Югары Колчурино-Хузангай трассасында аның машинасы юл астына төшеп кадала. Ә 15 июньдә Хузангай авылы янында шундый юл-транспорт вакыйгасы була. "ВАЗ" автомобиле сәрхүш хуҗасына буйсынмый - юл астына төшеп китә. Ике очракта да йөртүчеләр тән җәрәхәтләре алып район үзәк хастаханәсенә озатыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: