Төнлә минималь һава температурасы 14-19 градус җылы, көндез 26-31 градуска кадәр эссе булачак.
Алдагы көннәргә - 21-22 июньдә дә синоптиклар шундый ук һава торышы фаразлый. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Яңгыр, яшен вакытында, җил көчәйгәндә кешеләргә урамда аеруча сак булырга өндиләр.