Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында беренче тапкыр грэпплинг ярышлары узды

Нинди спорт төре бу? Каян килеп Әлки районында уза? Бәйгене карарга килгәндә, башта шундый уйлар туды.

Ярышны күзәтә башлауга, бу көрәшне акрынлап ярата башлыйсың икән. Грэпплинг ул ирекле көрәштән дә, самбо һәм дзюдодан да иң матур элементларны үз эченә алган. Келәмдә көчеңне, техник әзерлегеңне күрсәтер өчен, бик шәп бәйге. Биредә сугарга, тырнарга, тешләргә генә ярамый, бугай.
 Бу төр көрәш бик киеренке бара. Әле генә бер спортчы баллар җыеп алга китсә, шунда ук аны авырттыру алымы белән җиңәргә дә мөмкиннәр.


Көрәшнең бу төре белән районда  яшьләр актив шөгыльләнә башлаган икән. Залда күп кенә якташларны күреп сөйләшкәч, аларның уллары, яисә оныклары чыгыш ясавын белдем. Яңа төр спорт бәйгесенең Әлки җиренә килүе дә тиз ачыкланды: Базарлы Матакта туып-үскән Әмир Фәварисов республикада грэпплинг бәйгеләрен оештыручыларның берсе икән. Ул – бу бәйгене туган якларына кайтаручы да. Төгәлрәге, “Өмет” мәчете егетләре белән шундый фикергә килгәннәр.


Районда ярышларны оештыруны башлап йөрүче тренер Ленар Ситдыйков бу хакта болай дип аңлатты:


–Без, район җитәкчелегенннән “Алинә”дә шул көрәш бәйгесен үткәрергә ризалыкны алгач, республиканың Грэпплинг спорт көрәше федерациясенә мөрәҗәгать иттек. Федерация җитәкчесе, “Туган Авылым” милли комплексы  директоры Радик Абдрахманов бу эшебезне хуплады. Чараның төп иганәчесе дә ул булды. Район җитәкчеләре, мөхтәсибәт белән без спортчыларны кундыру, тукландыруны оештырдык.


Бәйгегә Татарстаннан тыш Калуга, Тула, Ульяновск, Самара өлкәләреннән иң көчле спортчылар килгән иде. Ярышлар берюлы өч келәмдә барды. Яшь  балалар – 3 минут, өлкәннәр 5 минут көрәштеләр.


 Көн уртасында бәйгенең тантаналы ачылышы булды. Спортчыларны район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев сәламләде. Ул: “Ислам динендә спортка зур игътибар бирелә, сәламәт яшәү рәвеше бик хуплана”, – диде.


Район башлыгы Александр Никошин исеменнән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев чыгыш ясады:


–Елдан-ел популярлаша барган әлеге спорт бәйгесен үткәрергә, безнең районны сайлавыгыз өчен зур рәхмәт. Без ярышларда иң көчлеләр һәм лаеклылар җиңәсенә ышанабыз. Иң мөһиме җәрәхәтләр алмасагыз иде, – диде ул, спортчыларга мөрәҗәгать итеп.


Алга китеп шуны әйтик, бәхеткә, көне буе кизү торган медицина хезмәткәрләренә җәрәхәтләнгән, имгәнгән көрәшчеләргә ярдәм итәргә туры килмәде.
Чарада катнашучыларны Грэпплинг федерациясе җитәкчесе исеменнән аның вәкиле Фәнис Хәлилов сәламләде. Ул район җитәкчеләренә, “Өмет” мәчете егетләренә, күләмле бәйгене бик әйбәт оештырганнары өчен, рәхмәтләрен җиткерде.


Бәйге көне буе дәвам итте. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев