Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлкилеләр Җиңү яулаган якташлары хатирәсен олылый: “Бабамның үзен күрмәсәм дә, аның батырлыгын һәрчак исемдә тотам”

    Бөек Ватан сугышы фронтларында туплар гөрелтесе тынганга 74 ел узды.

     

     

    Ветераннар сафлары да елдан-ел сирәгәя. Әмма 9 Майны һәркайсыбыз эчке бер дулкынлану, сагыш катыш сөнеч белән көтеп ала. Барыбызның да  уртак бәйрәме бу. Сугыш бит бер генә гаиләгә дә кагылмый узмаган.

     

    Анна Краснова, пенсионер, Сихтермә-Хузангай авылы:

    –9 Май – тормышыбыздагы бәйрәмнәрнең иң олысы, иң кадерлесе. Бу көнне мин Бөек Ватан сугышында катнашкан, бүген инде мәрхүм булган якыннарымны – әтием Иван Терентьевич һәм аның энесе Петр Терентьевич Черновларны искә алам. Алар Борискино авылыннан фронтка китеп, бәхеткә, икесе дә исән-сау кайталар. Гомер буе совхозда хезмәт куйдылар. Сугышта кичергәннәре турында искә алырга, безнең белән уртаклашырга яратмыйлар иде. Иремнең туганы  Павлов Иван Алексеевич турындагы хатирәләрне дә кадерләп саклыйбыз. Ул япь-яшь килеш сугышка киткән һәм хәбәрсез югалган. Туганнар күпме эзләтеп карасалар да, кызганыч, аның кайда һәлак булуы, җирләнүе хакында мәгълүматлар табылмады. Бу каһарманнарны 9 Майда авыл уртасындагы обелиск янында булачак митингта барлык авылдашлар белән бергә искә алырбыз. Бәйрәм иртәсендә башкалабыз Мәскәүдә Кызыл Мәйданда булачак хәрби парад трансляциясен дә һәрчак дулкынлану белән карыйбыз.

     

    Рафил Насыйбуллин, Иске Салман мәктәбенең 9 сыйныф укучысы:

    –Әтиемнең дәү әтисе Кәлимулла Насыйбуллин Бөек Ватан сугышында ут эчендә була, фронттан ул бер аяксыз кайта. Аны үз күзләрем белән күрмәсәм дә, әти-әниемнең истәлекләрен тыңлап, гаилә архивындагы документларны өйрәнеп, бабам турында мәгълүматлар тупладым.

    Кәлимулла бабам 1911 елда туган, аның балачагы бик авыр елларга туры килгән. Аның әтисе 1914 елда Герман сугышына китеп, кире әйләнеп кайтмаган. Бөек Ватан сугышы башлангач, бабам фронтка алына. Ул 133 нче дивизиядә пулеметчы була, бик күп гитлерчыларны тар-мар итә.

    1943 елның февраленнән 1944 елның июленә кадәр Кәлимулла бабай Ленинград янында барган сугышларда катнаша. Каты бәрелешләрдә ул бик нык яралана. Бабайны Волгоград госпиталенә озаталар. Биредә аның уң аягын ампутациялиләр. Ел ярым госпитальдә дәвалангач, солдатны өенә, туган авылына җибәрәләр. Авылга кайткач та ул бер дә тик тормый. Инвалид булса да, совхоз эшеннән калмый – ат та җигә, кырда да эшли. Туганнары да, авылдашлары да бабайны бик тырыш, игелекле кеше иде, дип искә алалар.

    Бабамның сугышчан бүләкләре дә күп. Ул 1997 елның сентябрендә вафат булган.

    Без, мәктәп укучылары, ел саен “Үлемсез полк” акциясенә чыгабыз. Быел да мин авыл урамнары буйлап бабам Кәлимулла Насыйбуллинның фоторәсемен тотып узачакмын.

     

    Михаил Елифанов, Түбән Кәчи авыл җирлеге башлыгы:

    –Җиңү бәйрәмен һәр елны зурлап уздырабыз. Кызганыч, җирлегебездә сугышта катнашкан ветераннар калмады инде. Сугыш ветераннарының ике тол хатыны, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, шөкер, исән-саулар. 9 Май иртәсендә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә төзелгән обелиск янында тантаналы митингтан соң өлкәннәребезне бәйрәм чәенә чакырачакбыз. Аларны олылау, хөрмәт күрсәтү һәм кайгырту – безнең бурычыбыз.

    Сугыш җиле безнең гаиләгә дә кагылмый узмаган, билгеле. Мәрхүм әтием Илья Яковлевич Бөек Ватан сугышы башлануга хәрби хезмәткә чакырылган. Ул хәрәкәттәге армиядә булмый, Мәскәүдә  хәрби заводта токарь булып хезмәт итә. Алар 12 шәр сәгать станок янында торалар, фронтка хәрби техника чыгаралар. Ә төннәрен винтовкалар белән шәһәрдә хәрби патрульдә булалар, фугас бомбаларын сүндерәләр. Әти ул чакларда диверсия ясарга маташу очракларының да булуы, берничә тапкыр шундый хәлләрне булдырмый калулары хакында да сөйли иде. Фашистларны җиңүгә үзенең лаеклы өлешен керткән әтием белән мин чын күңелдән горурланам. Туганым  Романов Семен Яковлевич та Бөек Ватан сугышында туган илне яклап көрәшкән кеше иде. Ул әсирлеккә эләгә, аннан кача, үзебезнең гаскәрләргә кушылып фашистларны дөмбәсли, бәхеткә, туган якка исән-сау әйләнеп кайта.

    Авылдашым Петр Николаевич Журавлев хакында да искә алып үтәсем килә. Каты сугышка керер алдыннан алар сугышчан дуслары белән шулай сүз берләшәләр: кайсыбыз фронттан исән-сау кайта, Җиңү көнендә кызыл флаг күтәрсен, диләр. Каты яраланса да, Петр Николаевич исән кала. Ул полкташларына биргән вәгъдәсенә гомер буе тугры булды: Җиңү көнендә өе өстенә кызыл әләм күтәрә иде. Әтиләре вафатыннан соң бу традицияне уллары дәвам итә – һәр елны 9 Майда авылга кайтып, туган нигезләрендә Җиңү символы – кызыл флаг җилфердәтәләр.

     

    Рәхимә Гайнетдинова, пенсионер, Түбән Әлки авылы:

    ­–Гаиләбездә Җиңү көнен изге бәйрәм итеп билгеләп үтәбез. Әтиләребез бит ил азатлыгы өчен сугышкан кешеләр. Үз әтием Әсәдулла Гыйниятуллин сугышта (Алпар авылыннан) Төньяк диңгез флотында була. Каенатам Сәхабетдин Гайнетдинов та фронтта булган. Без аларның  фоторәсемнәрен, алар хакындагы истәлекләрне кадерле ядкәр итеп саклыйбыз, балаларыбызга, оныкларыбызга да бабалары хакында сөйлибез. Шөкер, оныкларыбыз гаилә хатирәләренә битараф түгел, җиде буын бабалары турында белергә омтылалар. Бөек Ватан сугышы, аның корбаннары, ачы сабаклары турында  күбрәк белсәләр, яшь буыннар тынычлыкның кадерен дә ныграк аңларлар.

    Люция Низамиева сораштырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: