Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Балы тәмле, эше-чыгымы да бихисап

    Бүген районыбызда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр аз түгел. Кемдер бу шөгыльне яңа башлап җибәрсә, ата-бабаларыннан күчкән умартачылык хезмәтен дәвам иттерүчеләр дә бар. Соңгы елларда умартачылыкка игътибар артса да, бу эшнең зур өлеше әле дә булса һәвәскәрләргә туры килә. Кошки авылында яшәүче Галина Павлова бу мавыктыргыч һәм үзенчәлекле хезмәт белән бик күп...

    Әңгәмәдәшем бик күңелле кеше булып чыкты. Ул үзе Кошки тугызеллык мәктәбендә информатика укытучысы булып эшли. Мәктәпләрдә соңгы елларда укытучыларның хезмәте дә бик артты, таләпләр дә зурдан. Павловлар әле умарта гына түгел, мал-туар да асрыйлар, күпләп кош-корт та үстерәләр. Ничек барысына да өлгерә икән соң Галина Геннадьевна?
    -Минем өчен умарталар тоту инде шөгыль генә түгел, мин алардан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Яратып, корткайларым, дип кенә эндәшәм мин аларга. Чөнки бал кортлары күңелгә тынычлык, рәхәтлек бирәләр. Күп эшне тормыш иптәшем Павел башкара. Ул элегрәк кортлардан бик нык курка, яннарына аяк та атламый иде. Койма аша гына киңәшләрен биреп, тегеләй ит, болай ит, дип тора иде. Хәзер исә төп эшләр аның җилкәсендә.
    Әтиләре Геннадий Лукоянов гомерлек умартачы булган икән. Ул үзе дә 25 ләп оя умарта тоткан, совхозныкын да карарга өлгергән. Үз шөгыленең серләрен улы Николайга (хәзер ул шәхси хуҗалыгында 70-80 оя умарта асрый), кызы Галинага тапшырып калдырган.
    -Үземне белә башлаганнан бирле бал кортлары арасында мин,-ди Галина. -Әти тирә-якта танылган умартачы иде бит. Без 8 бала үстек, әтинең яраткан шөгылен абый белән мин генә дәвам иттерәбез.
    -Белүемчә, хуҗалыгыгызда бүген 35-40 оя умарта сезнең. Әйтегез әле, менә бүген нинди эшләр белән мәшгульсез?
    -Эш тавык та чүпләп бетерерлек түгел монда. Кышлату чоры тәмамлануны көтеп аласың, үлмәделәрме, авырмыйлармы, дип борчыласың. Оя төпләрен үлгән кортлардан һәм балавыз валчыкларыннан чистартасың, аннары урыннарына урнаштырасың. Умарта ояларын ел саен яңартып торабыз, яраксыз хәлгә килгән рамнарны алыштырабыз. Беренче эш итеп кортларга ашарга яңа кәрәзләр тарттырылган рамнар куя башларга кирәк. Бал җыя башлаганчы кортларның күпчелеге яңа кәрәзләр төзү белән мәшгуль.
    -Галина Геннадьевна, һәр ояда бер генә ана корт була һәм ул, эшче кортлар белән идарә итеп, умартада төп эшне башкара, диләр. Ана корт гайрәтле булса гына умарта куәтле булыр, дигән әйтем дә бар.
    -Әйе, төп вазыйфа нәкъ менә ана кортка төшә, умартаның кереме дә аңа турыдан-туры бәйле. Ике ана корт бер ояга сыймый, алар бергә яши алмый. Корт анасы һәр умарта оясында бер генә була. Ул иң эре корт һәм башкалардан бик җиңел аерыла - гәүдәсенең корсак өлеше аерымланып тора. Ул бал җыюда, умарта эчендәге һәм тышындагы бер эштә дә катнашмый. Корт анасы шушы умартада яшәүче сорыкортлар белән аталанып, гаиләдә йомырка салучы бердәнбер бөҗәк. Йомыркаларның орлыкландырылганы һәм орлыкландырылмаганы була. Безнең өчен орлыкландырылганнары бик мөһим, чөнки алардан эшче кортлар үсә. Ә сорыкортлар барлыкка китерүче орлыкландырылмаганнарын мин юк итеп барам. Сезон дәвамында ана корт 200 меңгә кадәр йомырка салырга сәләтле.
    -Күч аерылу турында да берничә сүз әйтегез инде.
    -Бал кортлары тәртип яратучы, тырыш, уңган-булган җан ияләре. Кайбер көчле корт гаиләләрендә ана казаннар (маточник) күренә башлый. Ояда тыгызлык. Һәм гаилә аерылып чыгарга җыена. Күчне ничек тә кулдан ычкындырмаска кирәк. Бу вакытта ана корт оясын калдырып, тулы бер ояга тиң иярченнәрен ияртеп яңа урын эзләп китә. Күч аерылуны игътибарда тотсаң, бер урында ике гаиләле буласың. Алар икесе дә яхшы гына эшләп китеп, мул бал бирергә сәләтле.
    -Бүген умарта кортлары сезне ни белән сөендерә? Ә нинди төр баллар була?
    -Шөкер, кортларыбызның кәефе яхшы. Бу көннәрдә ару-талуны белмичә һәр чәчәк керфегенә кунып, чәчкә серкәсен ташыйлар. Бу аларга балаларын ашатырга кирәк. Июнь башларында барлык умарталарда кортлар яңа кәрәзләр ясый башлый. Бу дәртне һичшиксез файдаланып калырга кирәк. Бердән, сап-сары кәрәзле яңа рамнарга һәрчак кытлык була. Чөнки рамнар ике елдан соң тәмам искереп, чем-кара хәлгә килә һәм инфекция чыганагына әйләнә. Каралмаган рамнарның күзәнәкләре дә вагая. Вак куыштан чыккан корт та вак була, андый корт балны да аз җыя. Икенчедән, дәртләре бар чагында кәрәз тарттырырга юл куймасаң, кортлар күп сорап тормый, сап-сары кәрәзне бөтенләй кирәкмәгән җиргә ясый. Балны исә билгеле бер төрләргә бүлеп булмый. Юкә балы, чәчәк балы бар. Бу хуҗалык басуларына нинди культуралар чәчүгә дә бәйле.
    -Умарта тотучылар бал сатып рәхәт яши, дип уйлаучылар да бар. Әмма бит мул бал алганчы кортларны әйбәтләп тәрбияләргә дә, байтак акча тотарга да кирәк. Умартачыларга дәүләттән нинди дә булса ярдәм бармы?
    -Умартачылык та, авыл хуҗалыгының башка тармаклары кебек, бик чыгымлы. Башта акча кертмичә табыш алып булмый. Кортларны тиешенчә тәрбияләмәсәң, карамасаң, балсыз да калырга мөмкинсең. Умартачылык белән шөгыльләнүче кешеләргә күршеләре белән дә килешеп яшисе бит әле. Алар өстеннән шикаятьләр язу очраклары да бар. Дәүләттән ярдәм юк, шулай да өметләнәбез…
    Галина Геннадьевна соңгы елларда республикада бал кортларының күпләп кырыла башлавын да борчу белән әйтеп үтте. Иген басуларын агулы химикатлар белән эшкәртү дә умарталарга зур зыян сала. Ә бит агрономнар бу чараларның кайчан башкарыласы хакында халыкка алдан хәбәр итсәләр, һәм кырларны эшкәртү һавадан түгел, җирдән торып башкарылса, мондый югалтуларны кисәтергә дә мөмкин булыр иде.
    -Проблемалар җитәрлек инде,-ди әңгәмәдәшем. -Әйтик, Пчелоед исемле кош берүзе тәүлегенә 60 кортны юк итәргә сәләтле.
    Шунда таныш бер умартачымның зарланганы исемә төште. Балны урнаштыру авыр, район үзәгендә кәрәзләр, рамнар, саклагыч киемнәр белән сату итүче кибет ачылса да яхшы булыр иде, дигән иде ул. Бу кибет умартачылар өчен танышу, аралашу урынына да әверелер иде.
    -Бал уңышын кая куясыз соң?
    -Үзебезгә калдырабыз, туган-тумачаларга бирәбез. Даими сатып алучыларыбыз да бар. Әле былтыргы 7-8 фляга балыбыз тора, теләгәннәргә кулай бәядән сатып җибәрә алабыз.
    -Галина Геннадьевна, төрле кеше бар бит, кайберәүләр, бүтәннәрнең тынычлыгын алалар, дип, умарта тотучыларны бик өнәп тә бетермиләр…
    -Кешеләргә уңайсызлык тудыруга караганда, файдасы күбрәк бит бал кортларының. Алар бик күп авыруларга сихәт бирә торган кыйммәтле продукция җитештерә. Күпме дәвалау чаралары эшләп чыгарыла умартачылык продуктларыннан.
    Ә бит Альберт Энштейн инде күптән бал кортларының иң кирәкле бөҗәк булуын әйтеп калдырган. Әгәр бал кортлары үлеп бетсә, 4 елдан кешелек дөньясы да юкка чыга, дигән ул. Бал кортлары турында Коръәндә дә язылган. Аларның авыл хуҗалыгына, гомумән, кешеләргә файдасы искиткеч зур. Шуңа бу эшчән кортларны саклау, ишәйтү турында кайгыртырга кирәк безгә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: