Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Базарлы Матак элеваторында кызу эш чоры башланды. ФОТО

     Һава торышы бозылу сәбәпле соңгы көннәрдә урып-җыю беразга тукталып торды.

      Ә менә район элеваторында эшләрнең иң кызу вакыты. Элеватор коллективына дүрт районнан китерелгән икмәкне чистартып, киптереп саклауга куярга кирәк бит.

     

    Элеваторда көн-төн эш кайный, чөнки анда эшләүчеләр тәүлегенә 3-3,5 мең тонна бөртекне чистартып, киптереп, саклауга озаталар. Бөртек төягән машиналар бер-бер артлы килеп кенә тора бирегә. Үлчәүне узуга алар лаборатория каршына туктый. Биредә китерелгән бөртеккә тулы анализ ясала.
    Элеваторда лабораторияне зур коллективның йөрәге дип атыйлар. Анда эшләүчеләр бөртекнең чүплелеген, дымлылыгын, аксымын, классын ачыклый. Менә лаборантлар әле генә китерелгән көзге бодайдан анализ ясау өчен үрнәк алалар. Бу “Московская-32” сортлы бодай икән. Лаборант Гөлҗиһан Садыйкова 50 грамм бодайны иләк аша үткәреп, аның чүплелеген, бөртекләрнең чирлеме, юкмы икәнен бәяли. Аннан махсус аппаратлар ярдәмендә бөртекләрне классын, җилемсәсең күләмен исәпләп чыгара. Бодай дүртенче класслы, 24 берәмлек җилемсәле икән.
    – Бөртек сыйфатлы, ипи пешерү өчен он тарттырырга яхшы,–ди Гөлҗиһан.
    Ипи дигәннән, Гөлҗиһан Садыйкова егерме ел Салман пекарнясында эшләгән. Ул он, камыр белән байтак эш иткән кеше. Мондагы лабораториядә 15 ел эшли икән, элеватор ачылгач килгән булган ул. Хезмәттәшләре Рузия Хисмәтова һәм Рәмзия Шиһапова да элеваторда 14 әр ел хезмәт куялар.
    – Аптырыйм, нигә безгә эшкә кызлар, егетләр килми икән? Барысына да өйрәтер идек. Кешеләр җитмәгәнгә икешәр смена эшлибез, югыйсә,–ди Гөлҗиһан.
    Соңрак элеватор җитәкчесе Рәис Хәмитов бу лабораториянең үз системаларында иң мактаулысы икәнен әйтте. Лаборантлар ясаган анализлар дәүләт лабораториясе нәтиҗәләре белән төп-төгәл тәңгәл килә.
    Элеватор коллективы яңа уңышны чистарту һәм киптерү белән генә шөгыльләнми. Соңгы көннәрдә Иранга озату өчен узган елда җыеп алынган икмәкне баржаларга ташыйлар. Лаборатория ясаган анализлар нәтиҗәләре халыкара таләпләргә җавап бирерлек.
    Элеватор йортында биек-биек ике көшел өелгән.

    Алексей Балыгин тракторы белән көшелләрдәге бөртекне йөк машинасына төяп тора. Машиналар исә бөртекне элеваторга ташыйлар. “КамАЗ” шоферлары өлгер, һич туктап тормыйлар. Рәфис Борһанов, Илдар Исхаков икән алар. Төнлә бу эшне шофер Рәшит Гыймадиев башкара.
    Элеваторда берьюлы биш бөртек киптерү линиясе эшләп тора. Аларга операторлар Габделнур һәм Данил Мингалиевлар хезмәт күрсәтә бүген. Әле менә бер киптерү линиясе туктап калган. Әллә кайда өстә электр моторы янып чыккан икән. Егетләр яңа моторны кран белән күтәртеп, сафтан чыкканы урынына куялар. Өскә, алар эшләгән җиргә карасаң, башыңнан эшләпәң төшеп китәр. Ә егетләр курыкмый, шундый югарыда эш белән мәшгуль. Соңрак Рәис Хәмитов та әйтеп куйды, югарыда күбрәк яшьләр эшли, аларның башлары да әйләнми, эшне дә тиз тоталар, ди.
    Мин мастер Дамир Нуретдинов белән дә сөйләшеп алдым.
    –Мондый ватылулар безнең эштә булгалый инде. Шөкер, запаста электр моторыбыз бар иде. Инженер Владимир Сивенков, эретеп ябыштыручы Ришат Сибгатуллин һәм аппаратчы Вадим Никошин белән тиз генә моторны алыштырып куярлар, –диде ул.
    Элеваторда бүгенге көндә 50 дән артык кеше эшли. Әмма эшче куллар җитешми икән. Соңгы елларда ни сәбәптәндер коллективтан яшьләр киткән. Ә бит монда теләсә нинди белгечкә, эшчегә урын табылыр иде.
    Соңгы елларда район элеваторы шактый зурайды. Әйтик, ун ел элек бу икмәк кабул итү пункты 32 мең тонна бөртек саклый алган булган. Хәзер биредә 80 мең тоннадан артык бөртекне сыйфатлы итеп саклау мөмкинлеге бар. Бездәге элеватор “Кызыл Шәрык-Агро”ның иң зур икмәк кабул итү пункты санала. Бирегә Саратов, Самара якларыннан килеп көнбагыш киптерү серләренә өйрәнеп киткәннәр. Димәк, элеватор коллективының осталыгы турында еракларда беләләр. 
    Халыкта  кырдагысы түгел, бөртекнең амбардагысы байлык, дигән әйтем бар. Менә шул амбардагысы, төгәлрәге, элеватордагы икмәк турында да ел әйләнәсе кайгыртырга кирәк икән. Һәр башнядагы бөртекне 40 көн саен икенче урынга күчерү зарур. Югыйсә, аның бозылуы, сыйфаты югалу  ихтимал.
    Элеваторда кызу эш чоры башланды гына әле. Ул декабрьгә чаклы дәвам итәчәк. Хәер, аннары да эш җитәрлек. Элеватор хезмәткәрләре – йөзләгән иген-челәребез, авыл хуҗалыгы белгечләре зур көч куеп үстерелгән уңышны кайгыртучылар, сыйфатлы итеп саклаучылар бит алар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: