Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Базарлы Матакта яшәүче Фәргать һәм Гөлсем Низамовларның быел да бәрәңгесе уңды. ФОТО

    Сигез сутыйга биш капчык чәчкән булсалар, 30 капчык уңыш алганнар.

      Әле бу эреләре генә. Вагы берничә капчык тагын. Шушы көннәрдә без алар янында булып, икенче икмәкне үстерү серләре белән кызыксындык.
     

    Быелгы сентябрь җәйдәгечә һава торышы белән кинәндерә. Кояшлы матур көндә бәрәңге алу үзе бер бәйрәм. Без Низамовлар бакчасына килгәндә алар соңгы буразна бәрәңгеләрен казыйлар иде инде. Сигез сутыйлы бакчаны ярты көндә алганнар. Дөрес, Гөлсем белән Фәргатьнең ярдәмчеләре күп бүген. Әнә бит бәрәңге алырга дип аталап шәһәрдән кызлары Миләүшә белән Ландыш кайтканнар. Оныклары Ләйсән, Самир да бәрәңге чүпләп мәш киләләр. Сеңелләре Зөлфия, күршеләре Гөлсинә дә монда. 


    Бәрәңгенең сабагы әле ямь-яшел, калын. Бакча да бик чиста, ник бер чүп үләне булсын. Җире дә йомшак. 
    –Мин бакчаны трактор белән сукалатмадым. Мотоблок белән ике кат культивацияләдем. Шуңа әнә җире дә күпереп тора,–ди Фәргать. 
    Быел яңгырлар бик булмады. Күпләр бәрәңге вак, хәтта булганы да пешепме йомшарган дип зарлана. Монда исә уңыш шәп күренә, бакча тулы эре-эре кызыл, ак бәрәңгеләр тәгәрәп ята. 
    –Ирем көзеннән Үргәгардән дүрт машина тирес алып кайтып бакчага кертте. Ел саен черемә белән ашларга тырышабыз. Элекке елларда, терлек асраганда үзебезнең бар тиресне  шунда кертә килдек,–дип сүзгә кушыла хуҗабикә.


    –Бәрәңгегез күп чыккан, артып калганын сатасызмы?–дим.
    –Юк, бер елны да сатмыйбыз. Балаларга озатабыз, күршеләргә кайсына орлыкка, кайсына ашарлык өләшәбез. Былтыр Салмандагы балалар приютына илткән идек, –ди Гөлсем. 
    Низамовлар бәрәңгене җәй буе бик тырышып тәрбиялиләр икән. Колорадо коңгызын башта кул белән җыялар. Тора-бара, кортлар азына башлагач, агу сиптерәләр. Яшь үсентеләр көчле күтәрелсен өчен минераль ашлама да кертәләр. Су сибеп җәфаланмаганнар, кирәк дип тә тапмыйлар, салкын су туфракны катыра гына, диләр. 
    Орлыкны алар сыналганын гына чәчә. Эре-эре кызыл бәрәңгеләр Розара сортлы ди. Сарысы исә – Синеглазка. Бу сортлар уңышны гел әйбәт бирә икән. 


    “Бәрәңгене бары тик көрәк белән казып алабыз”,–диләр. Җир йомшак булгач, җиңел казыла. Колорадо коңгызы җыелып ятмасын дип, яшел сабакны бакчадан тизрәк юк итәләр. 
    Фәргать белән Гөлсем Низамовлар башка яшелчәләрне дә мулдан үстерәләр. Алар инде 1 майдан үзләренең яшел кыярларын ашый башлыйлар. Помидорлары, татлы борычлары да иртә өлгерә. Билгеле, безнең климатта үз яшелчәңне иртә өлгертим дисәң, теплицасыз булмый. Аларның 3 кә 6 метрлы теплицалары булган. Инде анысын сүтеп, хәзер ике тапкыр зуррагын төзеп яталар.

     


    Гөлсем нәрсә үстерергә алынса да, иң элек орлыкның сыйфатын тикшерә икән. Каян килгән мондый кызыксыну, таләпчәнлек дисәм, 20 еллап ул Казан янындагы Константиновка бистәсендә теплицада хезмәт куйган булып чыкты. Кыскасы, профессиональ яшелчәче. Ул яшелчә һәм чәчәк кәлшәләрен кышыннан күпләп, яратып үстерә, аларны туганнарына, күрше-күләнгә өләшә. Аның үсентеләре һәрчак мул уңыш бирә. Әнә Фәргатьнең Үргәгардә яшәүче  әтисе Җәүдәт ага бакчасына алты төп кыяр үсентесе алып кайтып утырткан булганнар. Шулардан җәй буе уңыш алган абзый. Әле күршеләренә дә чиләкләп өләшкән. 
    Гөлсем белән Фәргать Низамовлар бик уңган гаилә. Аларның йорт тирәсендәге чисталык-тәртипкә, матурлыкка һәрчак сокланып узасың. Алтын куллы, эшчән бу гаилә турында элегрәк тә язганыбыз бар иде. Чәчәкләргә күмелгән бу өйдә гел бәхет, иминлек хөкем сөрсен иде. 

     

    Ә сезнең бәрәңгегез уңдымы?
    Анастасия Калмыкова, ферма мөдире, Борискино авылы:
    –Бәрәңге уңышы быел да әйбәт, шөкер. Вакларын исәпләмәгәндә 120 чиләк алдык. Яңа уңышка кадәр үзебезгә ашарга да, терлек-туарга да җитә бу.Үзебезнең ел да чәчә торган сорт (исемен хәтерләмим) бик эре булмады. Аның каравы, былтыр “Тяминов” фермер хуҗалыгыннан алганы ишелеп уңды. Шундый эре-эре ак бәрәңгеләр, уртасы сары, үзе бик тәмле. 
    13 сутый бакчабызның яртысына кабак, помидор, кыяр, суган кебек яшелчәләр, маллар өчен азык чөгендере, ә икенче яртысына бәрәңге утыртабыз. Бакчабыз кара туфраклы, күл буена төшеп тора. Күз тимәсен, елның-елында уңышны мул бирә. Билгеле, бил бөгәргә туры килә. Эштән кайткач һәр кичне бакчада казынам. Бәрәңгене ике тапкыр утап чыгам, бер мәртәбә кул белән төбенә өям. Гомумән, бөтен яшелчә дә чүп үләнен утап, төбен йомшартып торганны ярата. 
    Чәчү әйләнеше дигәнен дә үтибез – ел саен бәрәңгене дә, калган яшелчәләрне дә урыннарын үзгәртеп утыртабыз. Күрше-тирә белән орлыкларны үзара алыштырабыз.  Бакчаны гел черемә (перегной) белән ашлыйбыз. Кыскасы, иренмәсәң, эштән курыкмасаң, җир уңышны бирә, буш итми ул.

    Илгизәр Сафиуллин, пенсионер, Апак авылы:
    –Елына күрә бәрәңге ярыйсы булды. Бездә бит быел яңгыр бөтенләй яумады, таммады да диярлек. Җәй буе шулай булды: өметләндереп яңгыр болытлары килә дә безнең авылга җиткәндә генә Ульян ягына борылып китә. Алай да, әйтәм бит, бәрәңге шактый эре булды. Хәер, бер елны да бәрәңгесез калганыбыз юк анысы. Әнә Базарлы Матакта яшәүчеләр зарлана, уңмый бездә бәрәңге, диләр. Без елдан елга сары бәрәңге утыртабыз. Ул бик тәмле, ярмалы. Ә күршеләрнең кызыл бәрәңгеләре бик әйбәт уңды. Мин үзем инде өлкән яшьтә. Бәрәңге утыртырга, алырга да балалар кайтып булыша. Алай да җәен бәрәңге бакчасында эшлим әле – чүбен дә утыйм, китмәнлим дә.

    Сәвия Гыйләҗева, укытучы, Әхмәт авылы:
    –Безнең быел бәрәңгебез хәйран эре булды. Дөрес, бакчага черемәне дә күп кертәбез. Авыл җирендә инде күпләр бакчасын черемә белән ашлый. Әмма кайберәүләр “яңгыр яумады, бәрәңге вак” дип зарлана. Без бәрәңге җирен берничә ел саен алыштырабыз. Менә киләсе елда янәшәдәге печән үскән җиргә чәчәргә дип торабыз. Ә бу урында янә печән үстерербез. Бәрәңгене утыртуын гына кул белән эшлибез. Калганын үзенең тракторы белән ирем Рәфис башкара. 

    Николай, Базарлы Матак авылы:
    –Бәрәңге ризыкларын бөтен гаиләбез белән яратабыз. Шуңа бәрәңгене бик тәрбияләп үстерәбез. Быел да шулай булды: җирен яхшылап эшкәртеп, сыналган яхшы орлыклар гына чәчтек. Җәй буе чүп үстермәдек, берничә мәртәбә төбенә өйдек. Кортын җыйдык та, агу да сиптердек. Сабаклары көзгәчә яшел торды. Кыскасы, бәрәңге әйбәт булыр дип бик өметләнгән идек. Ләкин өметләребез акланмады. Бәрәңге үзе вак, үзе йомшак. Күпме хезмәт куеп та нәтиҗәсе булмагач, күңел төшә шул. 

    Светлана Кузнецова, хуҗабикә, Анино Салман авылы:
    –Үткән елларга караганда да яхшырак булды быел бәрәңге. Бездә генә түгел, бөтен авылыбызда шулай. Сары бәрәңгене без һәр елны үстерәбез. Ә быел кызыл (эче сары) һәм шәмәхә (эче ак) бәрәңгеләр утыртып карадык. Һәркайсының уңышы әйбәт булды – эре, тәмле, ярмалы. Өч сутый җирдән, вакларын санамаганда, 40 чиләк бәрәңге алдык. Яңгырлар бик сирәк булса да, иң кирәк чагында яуды, күрәсең. Билгеле, җәй буе бакчада эшлибез инде, китмәнлибез, утыйбыз. Коңгызларны башта җыябыз, аннан бер тапкыр агу белән тончыктырабыз (морим). Быел бәрәңгенең сабагы да искиткеч озын үсте, көзгә кадәр яшел торды үзе.
    Бәрәңгенең уңуы – үзе зур сөенеч. Ул бит икенче икмәк. Бәрәңгедән нинди генә тәмле ризыклар әзерләмибез. Үстергәнне рәхәтләнеп кулланырга насыйп булсын. Киләсе елларда да бәрәңге зур уңыш белән куандырсын!

    Белгеч сүзе
    Рафик Сафин, “Россельхозцентр”ның район филиалы җитәкчесе:
    –Быел бәрәңге район халкының күбесендә әйбәт булды. Явым-төшем азрак булды, билгеле. Бигрәк тә  калкулык урындагы бакчаларда бәрәңге вак иде. Дым җитмәүдән бүлбеләр пеште-йомшарды.
    Быел бәрәңгене соңрак чәчәргә кирәк иде. Кемнәр иртә утыртты, аларның бәрәңгесе корылыкка эләгеп вак булды. Соң чәчкәннәр, киресенчә, отты. Бу очракта бәрәңге үсентеләре  иң кирәк вакытта явым-төшемгә эләкте. 
    Бәрәңге бакчасын җир тулысынча өлгергәч кенә сукалатырга, чәчәр өчен эшкәртергә кирәк. Монда ашыгу файдасыз. Орлыкка бик игътибарлы булыгыз. Кимендә өч сорт орлык утырту кулай – иртә, уртача һәм соң өлгерә торганнарын. Мин үзем 7-8 сорт утыртам. Быел бәрәңгебез былтыргыдан да әйбәтрәк булды. Ә улыбызның бәрәңгесе вак, ул калкулык урынга чәчкән иде.
    Шулай ук бәрәңгене тиешенчә карау да бик мөһим. Вакытында тырмаларга, утарга, төбенә өяргә, колорадо коңгызына каршы көрәшергә кирәк.  Җирне даими ашларга онытмагыз. Шул чакта икенче икмәк мул уышы белән  куандырыр. 

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: